Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә чүп урыны полигонда

Шушы көннәрдә генә редакциягә, бер-бер артлы, Чирмешәндә яшәүче ике хатын-кыз шалтыратты, икесе дә бер мәсьәлә буенча.

-Йортыбыз янәшәсенә контейнер китереп куйдылар. Хәзер инде урам халкы чүп-чарны шунда ташый. Ярый да бит капкачын ачып, контейнер эченә салсалар, юк, янәшәсенә ташлап калдыралар. Менә әле менә генә бер ир-егет, тәрәздән күреп калдым, контейнерга ике адым барып җитмәде, капчыгын селтәде дә, ташлап калдырды. Элек капчыкларга җыйганда, һәрберсе үз йорты янына чыгарып куйган чүпне, килеп алып китәләр иде. Минемчә, алай яхшырак. Безнең халык тәртипкә өйрәнмәгән шул. Язып чыгыгыз әле бу хакта, бәлки теге ир-ат укыр да оялып куяр, - диде беренче әңгәмәдәшем.

Күп тә вакыт үтмәде, тагын бер шалтырату. Һаман шул контейнер, һаман шул чүп хакында.

-Бәрәңгене алып бетердек. Сабагын кая илтәргә. Яндырырга ярамый дип, язып торасыз. Төяп түгәргә транспорт та юк. Кайберәүләр контейнерларга ташлый. Алай ярыймы икән? - диде икенче бер ханым.

Әлеге сораулар уңаеннан без “Экосервис” компанияләр төркеменең Чирмешән филиалы җитәкчесе Радик Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

-Район үзәгендә көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыюдан баш тарттык. Капчыкларны эт-мәчеләр, кошлар ерталар һәм чүп-чар туза иде. Аннан соң аларны җыеп чыгу да бик күп вакытны ала. Евроконтейнерларның капкачлары бар, чүп таралмый. Бәрәңге сабагына һәм көз көне бакчалардан җыелган чүпкә килгәндә, транспорты булганнарга аларны туры полигонга китерергә мөмкин, башка очракта капчыкларга тутырып контейнерлар янында калдырсалар, без аларны алып китәбез,- дип җавап бирде ул.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев