Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән умартачылары сатып алучы эзли

    Районда 10 баш һәм аннан күбрәк умарта тотучы 160 умартачы бар. Быел алар өчен ел яхшы килде. Район буенча 80 мең килограмм сыйфатлы бал алынган. Монда умарталарның баш санын арттыру да уңай нәтиҗә биргән. Еш кына, умартачыларның эше җиңел, мал азыгы хәстәрләргә кирәкми, астын чистартасы юк, дигән сүзләрне ишетергә туры...

    Районда 10 баш һәм аннан күбрәк умарта тотучы 160 умартачы бар. Быел алар өчен ел яхшы килде. Район буенча 80 мең килограмм сыйфатлы бал алынган. Монда умарталарның баш санын арттыру да уңай нәтиҗә биргән.

    Еш кына, умартачыларның эше җиңел, мал азыгы хәстәрләргә кирәкми, астын чистартасы юк, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә белеп эшләгән, тырыш умартачы ел әйләнәсе бушамый.
    -Бүген умарталар кышкы йокыда, ә хуҗага ял юк. Умартачы умарта өендәге температураны тикшереп тора. Һәр оядагы тавышны да тыңларга кирәк, - ди районның умартачылык буенча инспекторы Рәсыйх Шәфыйков.-Әгәр кортлар шаулыйлар икән, моның ике сәбәбе бар - ашарларына беткән яки ояга тычкан кергән. Азыклары беткән очракта бал белән шикәр катнашмасы бирергә була.
    Тырыш умартачының эше бетми ул. Кыш айларында яңа рамнар ясарга, искеләрен төзәтергә, тимер чыбык тарттырырга, башка җиһазларны да тәртипкә китерергә була. Кыскасы, алдагы сезонга кыштан ук әзерләнергә кирәк.
    Умарталар яз - җәй айларында чиста чәчәк балы җыйса, көз көне шикәр чире белән интегүчеләр өчен файдалы көнбагыш балы җыярга мөмкинлек булган.
    Бал уңышы мул булса да, аны урнаштыру - проблема. Чөнки районга, республикага башка төбәктән дә бал кертелә. Үз клиентларын булдырган умартачыларның чәчәк баллары күп калмаса да, районда иске бал аз түгел икән.
    -Мин үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, үз җирлегебездә җитештерелгән товар - бал организм өчен иң файдалысы,- ди Рәсыйх Шәфыйков.- Үткән ел татлы ризыкның шактый өлешен Киров өлкәсендә күмәртәләп урнаштыра алган идек, быел андый мөмкинлек тумады. Ерак төбәкләргә килосын 60-80 сумнан сораучылар бар, тик юл чыгымнарын санасаң, бу үз-үзен акламый.
    Шулай ук чит төбәкләрдән кайтарылган умарталар да безнең шартларга яраклаша алмый, еш кына чирле дә булалар икән.
    Безнең як өчен урта рус токымлы кортлар гына яхшы санала.
    Тәҗрибәле, 30-40ар баш умарта асраучы умартачыларның уңышлары да начар түгел. Чумачкадан Атлас Батдалов, Андреевкадан Иван Мастюков, Шешминкадан Татьяна Юрина, Әккәрәйдән Валерий Макаров, Туймәттән Рәшит Хөсәеновлар һәм башкаларның уртаклашыр тәҗрибәләре аз түгел. Алар балдан һәр елны мул уңыш алалар, үз клиентлары да бар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: