Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районының Лашман авылында ике ир-ат янып үлгән

Бүген төнге икеләр тирәсендә Лашман авылындагы бер торак йортта янгын чыккан. Иң аянычы, ут казасында ике ир-атның гомере өзелә.

Районның бердәм диспетчерлык хезмәтеннән белешүебезчә,  янгын хакында хәбәр  аларга ГЛОНАСС системасы буенча төнге өченче яртыда килеп ирешә: Совет урамында торак йорт яна. Соңыннан мәгълүм булганча, әлеге йортта әле февраль аенда гына алтмыш яшен тутырган ялгыз ир-ат гомер иткән. Янгын урынында шушы хуҗаның һәм Лашман авылына Түбән Кама шәһәреннән кунакка кайткан, әлеге авыл кияве - 1962 елгы ир-атның үле гәүдәләре табыла. Белгечләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев