Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә бер әти кеше балигъ булмаган улына начар үрнәк күрсәткән

Берәүләр юкны да бар итеп, искене яңартып, ничек тә яшәргә тырыша, икенчеләр беркая да эшләмичә, хәтта, йортын, өен дә тәртипкә китермичә, аларга кемдер тиеш дип, ярдәм көтеп яшиләр. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә кабат шундый ата-аналар чакырылган иде.

Югары Кармалка авылындагы өч кешеле бер гаилә инвалид әтиләре пенсиясенә яши. Әни кешенең сау-сәламәт булса да күп еллардан бирле эшләгәне юк, ул эш табу өчен түгел, ә урнашмау өчен сәбәпләр эзли кебек. Йортында да, бакчасында да эшләргә яратмый, үзе булдырырга, балигъ булмаган кызларына тиешле тәрбия бирергә теләми, ә дәүләттән ниндидер ярдәм көтә. Комиссия членнары ана кешегә тиз арада эшкә урнашу бурычы йөкләде. Бу гаилә даими контрольдә булачак, ә кызларына “Раздолье” санаториена юллама бирелә.

Лашман авылыннан ике бала анасы Е., тырыша, яшәргә тели, үзе уңган да, йортында, бакчасында да тәртип, тик бер йомшак ягы бар - спиртлы эчемлекләргә тартыла, шул сәбәпле, башлангыч сыйныфларда укучы балаларына начар тәрбия бирә. Әлегә Е.га кисәтү ясалды һәм балаларын тәэмин итү өчен даими эшкә урнашырга кушылды, ә балаларын “Кояшлы” лагерена ялга җибәрергә килешенде.

Югары Кармалка авылыннан Чирмешәнгә килеп, спиртлы эчемлек кулланган яшүсмер дә эше болай зурга китәр дип уйламагандыр. Хәзер ул район полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенә исәпкә куелды, 1500 сум  штраф та түләргә туры киләчәк.

Чирмешәнле бер әти кеше балигъ булмаган улына начар үрнәк күрсәткән, шешәдәше белән өйдә кәефләнеп утырган. Әлеге ир-ат гаебен аңлады, шулай да штрафка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев