Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында янгын сүндерүчеләрне 10 тапкыр ялганлап чакырганнар

Районның янгын сүндерүчеләре июнь аенда өч тапкыр ут казаларына барганнар. Бу хәлләр Чирмешәндә, Иске Кадида, Югары Чегодайда булган.

7 июнь көнне белгечләргә район үзәгенең Мелиораторлар урамына барырга туры килгән. Анда бер абзар янында ут чыккан: хуҗалары чүп яндырганнар. Ярый әле, утны күршеләре күреп өлгерә, шуңа зур каза чыкмаган.

10 июньдә, төштән соң Иске Кадидан янгын хакында хәбәр алына. Ут сүндерүчеләр килгәндә, өйнең такта верандасы янып беткән, “кызыл әтәч” түбәгә үрмәләгән була.

-Йорт хуҗасы кибеткә китә. Кайтканда, төтен күреп, күршеләренә йөгерә, алай-болай иткәнче, ялкын урамга чыгып өлгергән. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

17 июнь көнне, кичке 8ләрдә янгынчыларга, ГЛОНАСС системасы буенча, Югары Чегодайда абзар януы турында хәбәр ирешә. Абзар дигәнең исә өй булып чыга. Ут электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпле чыккан, диләр.

Гомумән, район янгын сүндерүчеләре ел башыннан 28 тапкыр ут казаларына чыкканнар: 11есендә - янгын сүндерергә, 7 очракта - коры үлән һәм чүп сүндерергә. Белгечләрне 10 (!) тапкыр ялганлып, шаяртып чакырганнар.

Югары Чегодайда - 2, Шешминкада, Лашманда, Иске Үтәмештә, Яңа Элмәледә, Бәркәтәдә, Иске Котышта, Якты Тауда, Чирмешәндә, Иске Кадида берәр янгын булган. Ут дүрт торак йортка, алты каралты-курага һәм бер кибет бинасына зыян салган. Янгыннарның бишесендә - электр үткәргечләрдәге төзексезлек сәбәп. Ут белән сак булмау, мичләр һәм морҗаларның төзексезлеге, балалар шаяруы аркасында да ут бәла-казалары чыккан.

Белгеч сүзе. Андрей Фомин, районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы : - Көннәр коры һәм җилле тору сәбәпле, халкыбыз янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булсын иде.

-балаларга ут бәласы чыгарырдай әйберләр бирмәскә кирәк;

-алкогольдән исергән вакытта ут белән бигрәк тә сак булырга;

-өйдәге, каралты-курадагы электр үткәргечләрнең төзеклеген даими тикшереп тору мөһим;

-мичләрне караучысыз калдырмаска кирәк, аларны карауны балаларга ышандырмау зарур;

Ут-фәлән чыкса, иң мөһиме, паникага бирелмәскә кирәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X