Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында төлкеләргә ау башланды

ТРның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Чирмешән районы территориясендә төлкеләрнең баш санын тәртиптә тоту өчен махсус рөхсәт биргән.

Узган ел дәвамында районыбыз халкының каралты-кураларга керүче, кош-кортны алучы төлкеләрдән зарланып язылган хат-хәбәрләрен газета битләрендә еш бастырдык. Әлеге уңайдан чара күрү җаен табу темасын авылларда узган халык җыеннарында да кузгатканнар.

-31 декабрьгә кадәр бирелгән рөхсәт нигезендә, гыйнвар аенда төлкеләргә ау башланды, - ди Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсүмов. -Әлегә Күтәмә һәм Ивашкино авыл җирлекләрендә – 17, Иске Үтәмештә – 6, Чирмешәндә дүрт төлке атылды. Әлеге максатларга район җитәкчесе акча да бүлеп бирде.

Шунысын әйтергә кирәк, төлкеләрне ату торак пунктлар кырыенда, авыллардан 200 метр ераклыкта гына, рөхсәт ителә. Әлеге эш ел азагына кадәр дәвам иттереләчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X