Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында дүрт көндә 9 янгын булган

12-16 апрельдә районда 9 янгын очрагы теркәлде. Шуларның җидесендә коры үлән янган, икесендә ут өйдә һәм мунчада чыккан.

Районның 135 нче янгын-коткару  часте начальнигы Фәрит Яруллин әйтүенчә, соңгы көннәрдә коры үлән яндыру очраклары аеруча ешайган. Югыйсә моның ярамавын халыкка әйтеп торалар, без дә язабыз, штрафлар да саллы, әмма тыелганнарга колак салмаучылар бар.

-Коры үлән яндыру очраклары  Түбән Кәминкә, Бәркәтә, Түбән Чегодай, Югары Чегодай, Чирмешән авыллары янында булды. Гаеплеләр штрафка тартылачак, - ди Фәрит Яруллин. – Апрель аенда  Чирмешәндәге күп фатирлы йорттагы фатирда янгын чыкты, ярый әле, ут тиз сүндерелде. Ивашкино авылында мунча януын да вакытында күреп алганнар. Авыл халкы игътибарлылыгы һәм янгын сүндерүчеләр тырышлыгы  нәтиҗәсендә утка җәелергә ирек бирмиләр, дөрес, мунчаның  түбәсе янып өлгерә.

Шуның өчен, белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат искәртә:

-коры үлән яндырмагыз, куаклар, агачлар, корылмалар тирәсендә учак якмагыз;

-янган чүпне һәм учакны караучысыз калдырмагыз;.

-балаларга шырпы белән уйнарга, үлән яндырырга ирек бирмәгез;

-утның бер корылмадан икенчесенә күчүен булдырмас өчен, хуҗалык ишегалларын, территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз;

-утлы шырпыгызны, тәмәке төпчекләрен ташламагыз;

-пыяла савыт-сабаны урманда калдырмагыз, лупа сыман кыздырып, алардан да ут чыгарга мөмкин;

-урманда янгынга юлыксагыз, аны сүндерергә тырышыгыз. Кайвакыт ялкынны таптау да җитә (дөрес, бераз сабыр итәргә һәм үләннең чыннан да пыскымавына инанырга кирәк, югыйсә ут яңадан кабынып китәргә мөмкин);

Янгынны үз көчегез белән сүндерә алмасагыз, куркынычсыз урынга китегез һәм аның турында шунда ук урман хуҗалыгы, янгын сагы хезмәткәрләренә (01,101,112 телефоннары) хәбәр итегез. Илебез, республика һәм район территориясендәге янгыннарны күктән спутниклар – иярченнәр дә күзәтеп тора.

-Хәзер янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар  шактый зур. Мәсәлән, гражданнар өчен штраф - 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 6 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, эшкуарлык эшчәнлеген, юридик зат төземичә, гамәлгә ашыручы затларга - 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, - ди Фәрит Фәрхать улы. – Янгынга каршы аерым режим шартларында штрафлар тагын да арта. Юридик затлар өчен штраф күләме зуррак: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, оешмага гомуми кагыйдә буенча, 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин, ә янгынга каршы махсус режим шартларында штраф күләме 250 меңнән алып 400 мең сумга кадәр җитә. Коры үләнне яндыру нәтиҗәсендә милек юк ителгән очракта, җинаять эше кузгатылырга һәм матди чыгымны гаепледән тулы күләмдә түләтергә мөмкиннәр.

Ашыгыч ярдәм телефоннарын онытмагыз: 01, 101 яки 112! Сезнең тормышыгызның һәм мөлкәтегезнең иминлеген тәэмин итүче янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез. Онытмыйк: быел безнең райондагы янгыннарда өч кеше янып үлде.

фото: Фәрит Яруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X