Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында өч көндә ике янгын булган

Июль ае башында районда ике янгын теркәлгән. 1 июль көнне Чирмешәндә абзар янса, 3 июльдә ут Лашман авылындагы торак йортка зыян сала.

Райондагы бердәм диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, район үзәгендәге Октябрь урамында чыккан ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә кичке бишенче яртылар тирәсендә телефоннан шалтыратып әйтәләр. Алар килгәндә, блоктан төзелгән, шифер түбәле абзар ут эчендә була, түбә янып бетә. Хәзер әлеге янгынның сәбәпләре ачыклана.

Лашмандагы янгын исә көнкүреш электр җиһазларыннан чыккан, ди белгечләр. Бурадан төзелгән, блок янкормалы өйгә зыян зур булса да, янгында, шөкер, кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев