Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында законсыз рәвештә кара һәм төсле металл җыю факты ачыкланган

01 12 декабрь көнне Иске Элмәледә торак йорт янган. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белешүебезчә, ут йортка шактый зыян салган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. 02 11нән 17 декабрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 26 хәбәр теркәлгән. Бер атнада районда дүрт юл-транспорт һәлакәте булган, алар барысы да матди зыян белән. Районда юл хәрәкәте кагыйдәл?рен...

01 12 декабрь көнне Иске Элмәледә торак йорт янган. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белешүебезчә, ут йортка шактый зыян салган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

02 11нән 17 декабрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 26 хәбәр теркәлгән.

Бер атнада районда дүрт юл-транспорт һәлакәте булган, алар барысы да матди зыян белән. Районда юл хәрәкәте кагыйдәл?рен бозуның 130 очрагы ачыкланган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр.

"Металл" оператив-профилактик чарасы вакытында Туймәт авылы кешесенең законсыз рәвештә (дәүләт теркәлүеннән башка һәм лицензиясез) кара һәм төсле металл җыюы ачыклана, моның өчен административ җаваплылык каралган.

Бәркәтә авылы кешесенең абзарыннан дүрт үрдәк "аякланган", бу уңайдан тикшерә бара. Иске Үтәмеш авылындагы "ҮтәмешАГРО" җәмгыяте фермасыннан 250 килограмм силос урлаганнар.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме белгечләрен 32 чакыртканнар. Фельдшерлар әйтүенчә, ике көндә ОРВИ белән авыруның 6 очрагы теркәлгән, бер кеше көнкүрештә имгәнү алган. Күпчелек чакыртулар хроник авырулар янына булган.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ исе килә, газ мичләрен һәм плитәләрен көйләү, төзәтү белән бәйле 53 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында Проблема бар законсыз рәвештә кара һәм төсле металл җыю факты ачыкланган