Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Быел Бәркәтәдә икенче мунча янган

10 ноябрь көнне, кичке алтыларда Бәркәтә авылында мунча янган. Хуҗалары бер сәгать элек кабызып җибәргән “кара мунча” миче кызып, ут стенага капкан.

Бу каза хакында хәбәр янгын сүндерүчеләргә  ГЛОНАСС – 112 системасы аша килеп ирешә. Әүвәлге янгын сүндерү подразделенисе килгәндә, “кызыл әтәч” инде  мунчаның түбәсенә, тактадан төзелгән верандасына үрмәләгән булган.

-Әлеге йорт хуҗалары үзләре Әлмәттә яши. Мондагы өйләренә  ялларда, җәйләрен кайтып йөриләр. Бу шимбә көнне дә алар авылда булып, кичке дүртләрдә мунча ягып җибәрәләр, шуннан соң хуҗабикә чыгып караганда, мунчага ут капканын күрә, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте  инспекторы Андрей Фомин.

Тикшерү барышында  мичнең стенага артык якын булуы ачыклана. Аннан чыккан ут мунчаның түбәсенә, верандасына зыян сала, стеналар эчтән дә янган, кыскасы, хәзер ул гамәлгә яраклы түгел. Сүз уңаеннан әйтик, быел Бәркәтәдә инде икенче мунча яраксызга чыккан.

Янгын күзәтчелеге белгечләре мичләрне караучысыз калдырмаска кирәклеген кабат искәртәләр. Морҗаларның төзеклеге дә мөһим.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев