Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бергә эшләсәк, тәртип була

1 апрельдән игълан ителгән санитар-экологик икеайлык барышында чисталыкка җавапсыз караучы йорт хуҗаларына карата 16 беркетмә төзелгән. -Соңгы вакытта комиссия рейдларны ешрак уздыра башлады,- ди ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Хәлим Сәлахов.- Без Кече Чегодай, Казанка, Ивашкино, Күтәмә авылларына да бардык, район үзәгендә дә тикшереп чыктык....

1 апрельдән игълан ителгән санитар-экологик икеайлык барышында чисталыкка җавапсыз караучы йорт хуҗаларына карата 16 беркетмә төзелгән.

-Соңгы вакытта комиссия рейдларны ешрак уздыра башлады,- ди ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Хәлим Сәлахов.- Без Кече Чегодай, Казанка, Ивашкино, Күтәмә авылларына да бардык, район үзәгендә дә тикшереп чыктык. Күпчелек өй тирәләрен җыештырып куйган. Торак пунктлар көннән-көн чистара бара. Әйтик, без булган авыллардан Күтәмәне билгеләп үтәсе килә. Биредә күп урыннар чиста. Күтәмәдә бер кешегә карата гына беркетмә төзелде.
Казанка халкы да тырыш. Авылда төзелеш эшләре баруга карамастан, йорт каршыларында да тәртип. Ә менә Ивашкиноны әлегә тискәре яктан гына телгә алабыз. Монда ел саен бер хәл кабатлана: халык акрын кыймылдый. Минемчә, авыл җирлеге Советына да таләпчәнрәк булырга кирәк.
Форсаттан файдаланып шуны да искәртеп узарга кирәктер, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга 2 меңнән 3 мең 500 сумга кадәр штраф каралган, юридик затларга ул 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан субботник