Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Байлар елаганда, әниләре нишләсен? (гыйбрәт)

    Күптән түгел «Ватаным Татарстан» редакциясенә бер ир-ат шалтыратты. "Минем сезгә сөйләр сүзем бар. Туганыбыз белән арабызда низаг килеп чыкты. Башкалар гыйбрәт алыр иде ичмасам", - ди бу. Чит кеше гаиләсен журналист кына җайлый алса икән лә ул! Ике туганның байлык бүлешү, бер-берсе белән аралашмавы, иң аянычы - шуның аркасында газиз...

    Күптән түгел «Ватаным Татарстан» редакциясенә бер ир-ат шалтыратты. "Минем сезгә сөйләр сүзем бар. Туганыбыз белән арабызда низаг килеп чыкты. Башкалар гыйбрәт алыр иде ичмасам", - ди бу. Чит кеше гаиләсен журналист кына җайлый алса икән лә ул! Ике туганның байлык бүлешү, бер-берсе белән аралашмавы, иң аянычы - шуның аркасында газиз әниләренең җәфа чигү тарихы бу.

    Башта салыйк, диделәр

    Әлеге вакыйганың судта тик­шерелүе сәбәпле, әлеге кеше­ләр­нең яшәгән районын да, авылын да күрсәтмәскә, исемнәрен исә үзгәртеп бирергә булдык. Ике ир туган алар. Әти­ләре күптән вафат, әниләре Миң­лекамал апа улларын үзе генә үстергән. Бүген Шәрипҗан белән Шакир байлык­лары белән мактана.

    - Мине тудырган анага нәф­рәтем бик зур. Кайчак әни диясе дә килми. Аңламый ул безне. Шәрипҗан эшләгән бөтен явызлыкны миннән күрә. Әйтеп, аң­латып карыйм - тик барыбер аның яклы. Низаг ничек башландымы? Мин, туган нигеземә кайтып, йорт салырга булдым. "Мин үләрмен, сез калырсыз. Авылдагы бөтен кешенең балалары кайтып йорт сала. Әнә Ибраһимнар күтәреп куйды. Мотахарның кызлары да кайтып төпләнде. Нигезне бетермик. Әтиегез дә рәнҗеп ятмасын", - дип, әни дә бу эшемне куәтләп торды. Әни исемендәге җиргә зур итеп йорт салдым. Менә хәзер Шәрипҗан шул йортны сүттерергә йөри. Җир әнинеке, теләсәң нишлә, ди. Һич кенә дә уртак фикергә килеп булмый. Йортны ничек сүтим? Хәзер бу эшкә тотынганыма үке­нәм инде. Дөресен әйткәндә, бу йортны җимереп ташлаудан гына байлыгым кимеми дә, артмый да. Чит илдә ике йортым, ике фатирым бар. Тик ник әле Шәрипҗан кубызына биергә? - дип сөйли Шакир абый. - Шәрипҗан әнине акылга зәгыйфь дип, җирен үзенә алмакчы. Шуңа эчем поша. Хәзер менә суд юлын таптыйбыз. Юк-бар сәбәп табалар да әни белән икесе безнең гаиләгә пычрак ташлыйлар. Тәмам арыдым бу хәлдән".

    Абый, дип яныма килсен

    Шәрипҗан абыйны да күреп сөйләштек. Ул энесенә үпкәсе барын яшерми. "Әнине алдады бит ул. Башта өй салганчы, сиңа да урын булыр, диде. Хәзер әнә әни үз өендә яши. Энем, килеп, ник бер тапкыр хәлебезне белсен. Юкса, әйдә, абый, сөйләшик, дип килеп керсә, кумас идем. Туган туганны аңламый шул хәзер. Башкачарак яшибез. Әнине акылдан шашкан дип йөрмим мин. Олы кеше бит. Сиксән яше тулды. Тәрбия кирәк, караучысыз калдырырга ярамый. Төрле вакытлары була. Кайчак газ кабызганын да оныта. Үзен генә өйдә калдыру куркыныч. Шуңа аны опекага аласым килә. Моның нәрсәсе начар?" - ди ул.

    Миңлекамал апа яшәгән йортка дип барган идек, ялгыш күр­ше­ләренә кергәнбез. Туганнар арасындагы хәлләр турында алардан да сораштык. Күрше­ләре андый-мондый хәлне белми калмас, янә­се. "Әбинең акылы зәгыйфьләнгән дисезме? Юк сүз бу. Бөтенесен күреп, аңлап тора ул. Әкият сөйләп йөрмәсеннәр", - диде Сания апа. Миңлекамал апа исә, безне күргәч, елап ук җибәрде. "Бу көннәргә калырмын дип кем уйлаган? Ике улым суд юлыннан кайтып керми. Кемдә гаеп икәнен әйтә алмыйм, - дип күз яше түгә ул. - Бер авыруым да юк. Башым да авыртмый. Хә­те­рем дә югалмаган. Улларым ни кыланадыр, әйтә алмыйм.

    Аталары үлгәндә берсенә - биш яшь, икенчесе әле яңа туган иде. Шул көннән бирле берүзем үстердем. Кияүгә сорап килүчеләр дә булды, чыкмадым. Ир балалар бит, чит кеше якын итмәсә, аларга авыр булыр, үскәч, аннары ни әйтермен, дидем. Әнә хәзер бөтен авылга хур булып йөриләр. Икесе дә акчалы. Байлык­ларына чыдый алмыйлар. Шуңа сикерә­ләр. Мин алардан бернинди рә­хәт күрмәдем. Әмма кешегә чыгармадым. Ике киленнең ник берсе хәлемне белсен? Атна саен күрше йортларга кайталар, кер­миләр дә. Балаларымның болай итеп йөрүләренә риза түгелмен. Йөрәк түзә алмас, үлеп тә китәр­мен. Тик бәхиллегемне алмаган улларым нишләр?"

    Әнисе һәм абыйсы белән очрашып күрешкәч, бездән яр­дәм өмет иткән Шакир әфәнде белән кабат очраштык. "Сез аңа ышанасызмы? Бөтен сөйләгәне - әкият, - диде ул. - Абый, әнинең опекуны булып, теге йортны сүттерергә йөри. Опекуны булгач, кул да куя ала, аның өчен судларга да йөрергә мөмкин. Күңелемдә беркемгә дә ачу юк. Бер-береңне аңламау, туганлык­ның бетүе күңелне рәнҗетә. Үз ягымнан барысын да эшләдем. Ялт итеп төзеп куйган йортны ничек сүтим? Күпме акча кергән бит аңа. Әйе, мине гомер буе бай дип уйладылар. Яшермим, начар яшәмим. Тик кайчак, бар дөнья­сына төке­реп, тыныч кына яшисе килә. Бар да бар - җан тынычлыгы, туганлык хисләре генә калмады".


    Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

    Реклама

    фото https://pixabay.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: