Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Балалар бакчасы кирәк

Ульяновка авылында яшәүче кайбер ата-аналар балаларын Утыз Имәндәге балалар бакчасына йөртәләр. Һәм кайчан да булса үз авылларында да бакча булыр дип хыялланалар. Ульяновка авыл җирлеге территориясендә урнашкан авылларда мәктәпкәчә яшьтәге 60ка якын бала бар. Ульяновкада гына да 40лап сабый исәпләнә. Бүген күпчелек ата-аналар өчен балаларны кайда, кем белән калдыру -...

Ульяновка авылында яшәүче кайбер ата-аналар балаларын Утыз Имәндәге балалар бакчасына йөртәләр. Һәм кайчан да булса үз авылларында да бакча булыр дип хыялланалар.

Ульяновка авыл җирлеге территориясендә урнашкан авылларда мәктәпкәчә яшьтәге 60ка якын бала бар. Ульяновкада гына да 40лап сабый исәпләнә. Бүген күпчелек ата-аналар өчен балаларны кайда, кем белән калдыру - үзе бер проблема.
- Минем ике кызым. Берсенә - өч яшь ярым, икенчесенә бер яшь тә ике ай,- ди Ирина Федулова. - Әбиләре икесен дә карап өлгерә алмый. Шуңа да берсен Утыз Имән балалар бакчасына йөртәбез. Аннан соң бит инде бакчада балалар бер-берсе белән аралашалар, алар белән тәрбиячеләр шөгыльләнә.
Анатолий Рыбкин мәктәптә эшли. Ул да көн саен ике авыл арасындагы биш километр араны узып, өч оныгын Утыз Имән бакчасына иртән илтә, кич белән барып ала.
- Башка юл юк, - ди Анатолий Егорович. - Аптыраганнан балаларны ике авыл арасында йөртәбез. Һәр кеше дә болай эшли алмый, билгеле. Транспорт кирәк, вакыт кирәк. Һава торышы да төрлечә була. Авылда балалар бакчасы төзесеннәр иде дә бит.
Балалар бакчасы, ФАП, авыл хакимияте дә урнашачак җәмәгать үзәге өчен урын билгеләдек,- ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. - Бүген проект-тикшерү эшләре бара. Бакча төзелешен киләсе ел планына да кертерләр дигән өмет бар. Дөрес, бу уңайдан әлегә конкрет карар юк.
Сүз уңаеннан, Ульяновкада элек балалар бакчасы булган. Ул 1993нче елны ябылган. Сәбәбе - бакча бинасы нык искергән.
Гульсира Шарифуллина
Районда өч яшькәчә 19 бала бакчага урын көтә, 14се - Чирмешәндә, 5се - Иске Элмәледә.

- Яңа балалар бакчалары төзелмичә без бу проблемадан котыла алмыйбыз,- ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимов. - 2014 елда Девичья Поляна һәм Әмир авылларында күпфункцияле үзәк- мәктәп белән балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Ульяновкада да балалар бакчасы төзү өчен проект эшләнә.
Иске Элмәледә әлегә бу проблеманы хәл итү мөмкинлеге юк. Бакча бары бер төркемгә генә исәпләнгән. Чирмешәндә дә тагын бер балалар бакчасы кирәк. Моның өчен элеккеге "Татфондбанк" һәм санэпидкүзәтчелек үзәге биналарын үзгәртеп кору планлаштырыла. Бүген документлар әзерлибез. Әлеге биналарның берсенә "Каенкай" балалар бакчасын күчерә алсак яхшы булыр иде. Өч төркемле тагын бер балалар бакчасы ачылса барлык балаларга да урын булачак.
- Бала туу белән аны бакчага урнаштыру өчен электрон формада да чиратка басарга була,- ди мәгълүмати-методик үзәк методисты Диләрә Мәгъсумова.
Райондагы 25 балалар бакчасында 815 сабый тәрбияләнә.
Районда иң зур балалар бакчасы - "Ромашка" (Чирмешән). Анда 145 бала йөри. "Ландыш"та - 104, "Чишмәкәй"дә 102 бала тәрбияләнә. Ә иң аз бала Түбән Кармалка балалар бакчасында - 6.
Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined