Һаваны кем пычрата?
Инде күп еллардан бирле Иске Кади, Якты Тау һәм Тукай халкы һавага күкертле водород исе таралудан зарлана. "Гриц" ААҖ җитәкчеләре телдән әйтелгән сүзләргә игътибар бирмәгән. Бу проблеманы үзара гына хәл итә алмагач, авыл халкы экологларга хат юллаган. Хатта мондый юллар бар: "Авылларыбыз түбәнлектә урнашкан, шуңа күрә бу зарарлы газ шунда...
Инде күп еллардан бирле Иске Кади, Якты Тау һәм Тукай халкы һавага күкертле водород исе таралудан зарлана.
"Гриц" ААҖ җитәкчеләре телдән әйтелгән сүзләргә игътибар бирмәгән. Бу проблеманы үзара гына хәл итә алмагач, авыл халкы экологларга хат юллаган. Хатта мондый юллар бар: "Авылларыбыз түбәнлектә урнашкан, шуңа күрә бу зарарлы газ шунда җыела, исе өйләргә дә үтеп керә, аеруча төнлә, иртәнге якларда һәм ял көннәрендә".
ТР Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре бу мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмады. Әлмәт шәһәреннән килгән махсус күчмә экологик лаборатория Иске Кади, Яңа Котыш авыллары территорияләрендә булып, һаваны анализга алдылар. Тик бу көнне начар газ исе сизелмәде. Халык белән очрашып сөйләшүдән аңлашылганча, күкертле водород исе, аеруча, кыш айларында еш сизелә икән. Бу ис бик тиз арада авылга тарала һәм акрынлап, 1-2 сәгатьтән юкка чыга. Халык экологлар ярдәменә бик нык өметләнә. Авылга ис таралу факты булса, Әлмәт шәһәренә лабораториягә хәбәр итәргә киңәш бирделәр. ТР Табигый ресурслар һәм экология минист-рылыгының көньяк-көн-чыгыш территориаль идарәсе дәүләт инспек-торына (Чирмешәнгә Людмила Николаевага) 2-57-33 номерына шал-тырата алалар, авыл җитәкчесе белән экологлар шундый карарга килде. Табигать байлыгыннан файдаланып, халыкны "агулау" яхшы нәрсә түгел. Моңа чик куелырга тиеш.
Сүз уңаенда: үткән ел Күтәмәдә дә нәкъ шундый очрак буенча тикшерү үткәрелгән һәм мәсьәлә уңай хәл ителгән. Хәзер бу территориядә һаваның сыйфатыннан зарланучы юк.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев