Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына улы җинаять кылган өчен чакырылган әтисе баласының тыңламавыннан зарланды.
-18 туларга санаулы айлар калды, армия хезмәтендә "каты куллы" командирлар тәрбиясенә генә өметләнәм инде, - ди әти кеше.
Шешминкадан 13 яшьлек кыз баланы 22 сәгатьтән соң авыл мәдәният йортыннан кайтып килгәндә...
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына улы җинаять кылган өчен чакырылган әтисе баласының тыңламавыннан зарланды.
-18 туларга санаулы айлар калды, армия хезмәтендә "каты куллы" командирлар тәрбиясенә генә өметләнәм инде, - ди әти кеше.
Шешминкадан 13 яшьлек кыз баланы 22 сәгатьтән соң авыл мәдәният йортыннан кайтып килгәндә полиция хезмәткәрләре туктата. Комиссия членнары беренче тапкыр аңа кисәтү генә ясадылар, шулай да бу укучыны һәм гаиләне контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үттеләр.
Кадет мәктәп-интернатында укучы яшүсмер "комендант сәгатендә" өлкәннәрдән башка урамда йөргән, әле спиртлы эчемлек тә кулланган булган. Бу эше өчен аның әнисенә 1500 сум штраф салынды.
Бала тәрбиясен арткы планга куеп, кәеф-сафа корып йөрүне өстен күргән әти-әниләр дә комиссия алдында җавап тотты.
Чуваш Афонькәсе авылыннан ирле-хатынлы С.лар балаларына начар үрнәк күрсәтә. Әти кеше акча эшләп гаиләне тәэмин итәргә тырышса да, әниләре беркайда да эшләмичә кәефләнеп йөри, атналап өйгә кайтмаган чаклары да булгалый икән. Бу ана ныклы контрольгә алына, уңай якка үзгәреш булмаса, ана хокукларыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Чирмешәннән В. гаиләсе социаль куркыныч гаилә буларак исәпкә куелды. Әни кешенең "яшел елан" белән дуслашуы аеруча аяныч.
Бу ата-аналарның барысына да штраф салынды, ялгышларын вакытында аңлап дөрес юлга басмасалар, җәза тагын да кырысланачак.
Нет комментариев