6 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә эшмәкәрләрне укыттылар
Районның кече һәм урта эшмәкәрләре өчен "Бизнес Десант" семинары узды. Бу укуларны республиканың Икътисад министрлыгы үткәрә. "Бизнес Десант" проекты кысаларында оештырылган әлеге семинар барышында райондашларыбыз үз эшләрен үстерү перспективаларын өйрәнделәр, булган проблемаларын хәл итү юлларын эзләделәр. Эшмәкәрләргә дәүләттән ярдәм алуның ансатрак ысуллары да аңлатылды. Алар каршында банк һәм юридик хезмәт...
-
Чирмешән командасы мини - футбол буенча икенче урында
Чирмешән районы командасы муниципаль хезмәткәрләр арасында республика спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча узган ярышларда икенче урынга лаек булган. Гомумкоманда рейтингында дүрт спорт төреннән соң (чаңгы, волейбол, бадминтон, мини - футбол) чирмешәнлеләр өченче урында. Әле тагын өстәл теннисы, шахмат, йөзү, җиңел атлетика буенча көч сынашырга туры киләчәк.
-
Ана кеше эчсә, гаиләдә тәртип булмый инде ул
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышына улы җинаять кылган өчен чакырылган әтисе баласының тыңламавыннан зарланды. -18 туларга санаулы айлар калды, армия хезмәтендә "каты куллы" командирлар тәрбиясенә генә өметләнәм инде, - ди әти кеше. Шешминкадан 13 яшьлек кыз баланы 22 сәгатьтән соң авыл мәдәният йортыннан кайтып килгәндә...
-
Чирмешәндә тудыру бүлеге ябылды
1 декабрьдән район үзәк больницасының тудыру бүлеге ябылды. Хәзер монда йөкле хатын-кызларны гына дәвалыйлар. Ә бала табу өчен башка шәһәрләргә барырга кирәк була. -Кичектергесез очракларда баланы үзебездә кабул итәбез, - ди бүлек мөдире Ләлә Кашапова. -Әле 1 декабрьдә генә бер бала туды. Ә ел башыннан тудыру бүлегендә 125 бала дөньяга...
-
Чирмешән район мәгариф бүлегендә – яңа җитәкче
Бүген район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Светлана Әхтәмова әлегә кадәр Иске Үтәмеш мәктәбе директоры иде. Ул 1965нче елгы, югары белемле, педагогик стажы 28 ел.