Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Африка чумасы Чирмешән районына да яный

Шушы көннәрдә күрше Чистай районында, Булдырь авылында, шәхси ярдәмче хуҗалыктагы дуңгызларда африка чумасы  чире теркәлгән.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов әйтүенчә, анда авыру чыганагыннан 5 километр радиуста дуңгызлар яндырып юк ителгән. Чирмешән районына да африка чумасы таралу куркынычы бар.

– Дуңгыз асраучыларга дуңгызларны иткә суярга киңәш итәбез. Районда әлеге хайваннарны ташу, сатып алу һәм сату тыела. Аларны ябык биналарда тотарга, биналарны бөҗәкләрдән һәм кимерүчеләрдән эшкәртергә, яннарына махсус кием киеп керергә кирәк, – диде ветеринария баш табибы.

Дуңгыз асраучыларга урманда йөрмәскә, ә барган очракта, кайтканнан соң кием-салым һәм аяк киемен алыштырырга һәм дезинфекцияләргә (кайнатып яки йогышсызландыру эретмәсе белән) киңәш ителә. Азыкны бу чир буенча имин булган төбәкләрдән генә сатып алу һәм терлекләргә термик эшкәртеп ашату мөһим.

Дуңгызлар авырган яки үлгән очракта, 2-27-17; 2-51-20; 8-919-638-13-54 телефоннары буенча район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев