Утызимәнлеләр якташлары, күренекле язучы, шагыйрь, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәнинең 260 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция оештырып, кунаклар җыйдылар.
Иң кадерле кунак - әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист Әнвәр Шәрипов булгандыр. Ул 1968 елдан бирле Утыз Имәнинең иҗатын, тормыш юлын өйрәнгән, язучы яшәгән җирләрдә булып, истәлекләр туплаган, хезмәтләрен җыйган, хәтта бишенче...
Утызимәнлеләр якташлары, күренекле язучы, шагыйрь, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәнинең 260 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция оештырып, кунаклар җыйдылар.
Иң кадерле кунак - әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист Әнвәр Шәрипов булгандыр. Ул 1968 елдан бирле Утыз Имәнинең иҗатын, тормыш юлын өйрәнгән, язучы яшәгән җирләрдә булып, истәлекләр туплаган, хезмәтләрен җыйган, хәтта бишенче буын оныклары белән дә очрашкан.
-Мин Утыз Имәнне туган авылым кебек күрәм. Бәлки кайберәүләр, син безнең авылныкы түгел, каккан казыгың да юк диярләр. Бар. Язучының 250 еллыгында 30 имәннең берсен мин утыртым,- ди, шаяртып, Әнвәр Шәрипов.
Утызимәнлеләр дә галимне үз итәләр, ул безнең якташыбызны дөньяга танытучы, диләр.
Әнвәр Мәгъдәнур улы бүген утызимәнлеләргә дә, район халкына да бәһасез бүләк ясады - Утыз Имәни әсәрләренең кулъязмасын, гарәп шрифты белән язылган кулъязманың ксерокүчермәсен, машинкада басылган текстларын аерым-аерым папкаларга туплап Утыз Имән мәктәбе һәм туган як тарихы музейларына тапшырды.
1986 елда Әнвәр Шәрипов, Утыз Имәни әсәрләреннән зур тупланма төзеп, аңа сүз башы язган, "Шигырьләр, поэмалар" исеме белән аерым китап бастырып чыгарган. Конференция барышында яңгыраган мәгълүматлар шул китаптан алынган. Утызимәнлеләр якташлары турында тагын да күбрәк белә хәзер.
Утыз Имәндә Утыз Имәнинең бер оныгы да табылмаган, билгеле түгел. Шулай да бу төбәктән иҗат кешеләре байтак чыккан. Кызыл Чишмә авылыннан Гыйбадулла һәм Тәскирә Мостафиннарның (инде мәрхүмнәр) кызлары Ландыш, Нурсинә, Әлфияләр читтә яшәсәләр дә, туган якларына багышлап шигырьләр, җырлар язалар.
Утыз Имән һәм Кызыл Чишмә авылларына багышланган җырларына клиплар да төшергәннәр. Әлеге чарада алар үзләре дә катнашты, шигырьләрен, җырларын тамашачыларга җиткерделәр. Монда килгән кунаклар клипны да карый алдылар.
Язучының әтисенең туган ягыннан (Лениногорск районы Ромашкино авылы) килгән Рәсих хәзрәт тә истәлекләре белән уртаклашты. Әлеге конференциядә Яр Чаллыдан килгән якташыбыз Фәнис Нуретдинов, язучылар Мансур Сафин, Зифа Кадыйроваларның да катнашуы зур дәрәҗә булды.
Нет комментариев