Утыз Имәнгә Утыз Имәнине искә алырга галимнәр һәм язучылар да килде (+ФОТО)
Утызимәнлеләр якташлары, күренекле язучы, шагыйрь, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәнинең 260 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция оештырып, кунаклар җыйдылар.
Иң кадерле кунак - әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист Әнвәр Шәрипов булгандыр. Ул 1968 елдан бирле Утыз Имәнинең иҗатын, тормыш юлын өйрәнгән, язучы яшәгән җирләрдә булып, истәлекләр туплаган, хезмәтләрен җыйган, хәтта бишенче...