Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Талантлар берләшә

Бу көннәрдә яшьләрнең ял итү үзәгендә "Йолдызлык-Созвездие" фестиваленең район туры уза. Быел ул "Минем кече Ватаным" дигән темага багышланган. Иҗат бәйгесенең беренче көнендә, нигездә, район үзәгендәге мәктәпләр укучылары чыгыш ясады. Икенче көнне тагын унике мәктәп коллективы концерт номерлары тәкъдим итте. Сәхнәдә Әккәрәй, Ивашкино, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Кармыш, Туймәт, Яңа...

Бу көннәрдә яшьләрнең ял итү үзәгендә "Йолдызлык-Созвездие" фестиваленең район туры уза. Быел ул "Минем кече Ватаным" дигән темага багышланган.


Иҗат бәйгесенең беренче көнендә, нигездә, район үзәгендәге мәктәпләр укучылары чыгыш ясады. Икенче көнне тагын унике мәктәп коллективы концерт номерлары тәкъдим итте.

Сәхнәдә Әккәрәй, Ивашкино, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Кармыш, Туймәт, Яңа Элмәле, Иске Элмәле һәм башка авылларның балалары үз сәләтләрен күрсәттеләр.

"Талантларны берләштерүче мондый фестивальдә балалар елдан-ел яхшырак чыгыш ясыйлар. Концерт номерларының сыйфат дәрәҗәсе үсә бара,-ди мәгълүмати-методик үзәк методисты, фестивальнең жюри әгъзасы Хәлисә Мотаһирова да.

- Балалар бу бәйрәмне көтеп алалар, бик теләп катнашалар. Күреп торасыз, райондашларыбыз арасында бик талантлы балаларыбыз бар. Ивашкинодан чуваш кызы Ольга Макарованы гына алыйк: Ул бүген чиста татар телендә бик матур итеп җыр башкарды, чыгышы алкышларга күмелде. Андыйлар бик күп".

Фестивальдә иртәгә дә дистәләп яшь җырчы, биюче, нәфис сүз остасы үз осталыгын күрсәтәчәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәдәният