Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КВНчыларның Югары Чегодайдагы ярышында Шешминка командасы иң оста булды

Узган елны финалга чыккан “Шешминка әбиләре һәм компания” командасы шаяннар һәм тапкырлар клубының Югары Чегодайда узган зона ярышында быел да җиңү яулады.

Алардан тыш, монда Иске Үтәмеш авыл җирлегенең - “Шаян әбиләр”, Мордва Афонькәсеннән - “Мунчачылар”, Чирмешән авыл җирлегеннән - “Дружиначылар” һәм “Яңа Элмәле бандасы” үз осталыкларын күрсәттеләр.

Шешминка КВНчыларын инде оста уенчылар дияргә мөмкин, былтыр да, быел да аларның чыгышы үзенчәлекле булды. Үзләре чыгарган “Визитка” җыры тамашачыларга аеруча ошады. Танылган һинд көенә салынган сүзләр дә бик тә урынлы яңгырады. “Өй эше”ндә алар бик популяр “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әлеге скетч күпләргә таныш, әмма рольләрне шешминкалылар кебек оста башкаручылар әлегә булмагандыр. Номер барышында алкышлар бердә  тынмады.

Башка командаларның да тырышлыгын билгеләү кирәктер. Шулкадәр кеше каршында чыгыш ясау, ә тамаша залында бер буш урында  юк иде, җиңел түгелдер - җыр башкарырга, ролеңне уйнарга, сорауларга тиз арада тапкыр җавап бирергә. Райондашларыбыз арасында талантлы кешеләр бик күп икән, шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарын карап, моңа тагын бер кат инандык.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев