Чирмешәннең яшь талантлары сәхнәдә сынау тотты
Балалар сәнгать мәктәбендә "Мәдәният - дуслык күпере" исеме астында балалар иҗатының район смотр-конкурсы узды.
Өч көн дәвамында сәхнәдә 1000гә якын бала чыгыш ясаган, 170 концерт номеры тәкъдим ителгән.
Смотрда район мәктәпләре һәм район үзәгендәге балалар бакчалары катнашкан.
-Гала-концертка 50гә якын концерт номеры сайлап алдык,- ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе,...
Балалар сәнгать мәктәбендә "Мәдәният - дуслык күпере" исеме астында балалар иҗатының район смотр-конкурсы узды.
Өч көн дәвамында сәхнәдә 1000гә якын бала чыгыш ясаган, 170 концерт номеры тәкъдим ителгән.
Смотрда район мәктәпләре һәм район үзәгендәге балалар бакчалары катнашкан.
-Гала-концертка 50гә якын концерт номеры сайлап алдык,- ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, жюри әгъзасы Әлфия Закирова. - Йомгаклау концерты район мәдәният йортында 28 февральдә узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз