Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр җыр-биюгә осталыкларын күрсәтәләр

Узган елның ноябрь аенда башланып киткән "Туган як җәүһәрләре"- "Җемчужины родного края" халык иҗаты район фестивале ахырына якынлаша. Әлеге фестиваль кысаларында балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты сәхнәләрендә барлык авыл җирлекләре һәм инде байтак район оешмалары да чыгыш ясады. Тулаем алганда, 18 авыл җирлегеннән 687 кеше чыгыш ясаган, 401...

Узган елның ноябрь аенда башланып киткән "Туган як җәүһәрләре"- "Җемчужины родного края" халык иҗаты район фестивале ахырына якынлаша.


Әлеге фестиваль кысаларында балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты сәхнәләрендә барлык авыл җирлекләре һәм инде байтак район оешмалары да чыгыш ясады.

Тулаем алганда, 18 авыл җирлегеннән 687 кеше чыгыш ясаган, 401 концерт номеры күрсәтелгән.

-Әйтергә кирәк, быел да күпчелек авыл җирлекләре смотрга бик яхшы әзерләнгәннәр, - ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова.- Концертларда төрле милләт вәкилләре, төрле һөнәр ияләре чыгыш ясады. Әйтик, концертта Туймәт авылыннан гына да - 53, Югары Кәминкәдән 46 кеше катнашты. Яңа Элмәле авыл җирлегеннән -77, Иске Үтәмеш авыл җирлегеннән-67, Иске Кади җирлегеннән 57 кеше сәхнәгә чыкты.

Башка еллар белән чагыштырганда, Иске Котыш авыл җирлеге үзешчәннәрен аерым, уңай яктан билгеләп үтәргә мөмкин. Биредә рус һәм мордва ансамбльләре оештырганнар. Алар бик матур чыгыш ясадылар. Лагерка авылының фольклор коллективын да тамашачылар бик ошатты. Түбән Кармалка үзешчән артистлары да тырышканнар, яхшы номерлар күрсәттеләр.

Яңа Элмәле үзешчәннәре смотрда ел да призлы урыннар алалар, быел да сынатмадылар, гала-концертка аларның сигез номерын сайлап алдык.

Кайбер үзешчән коллективлар милли йолалар сәхнәләштергәннәр. Әйтик, Урманастыүтәмешлеләр "Орчык бәйрәме" күрсәттеләр, ә туймәтлеләр "чөгендер игү" күренешен тәкъдим иттеләр.

Авыл җирлекләреннән гала -концертка 120гә якын номер сайлап алынган.

Бу көннәрдә район мәдәният йортында район оешмалары чыгыш ясый. Соңгы концерт 7 апрель көнне булачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җырбиюгә осталыкларын күрсәтәләр