Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районының Ивашкино мәдәният йортында туфлиләрдән йөриләр

Киләсе елда 50 яшен билгеләп үтәчәк Ивашкино мәдәният йортына кайдан гына кунаклар килсә дә оятка калырлык түгел. Ярты ел эчендә бинаны шәһәрнеке кебек үзгәрттеләр дә куйдылар. Монда бар да яңа, бар да затлы.

-Моннан берничә ел элек бу авылга килгәч мәдәният йортына да кердем һәм гаҗәпкә калдым. Кыш көне иде, салкын. Тышта нинди температура булса, эчтә дә шулай. Алай гынамы, сәхнәдә балалар шөгыльләнгән чакка туры килдем, - дип элеккеге хәлне искә төшергән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән килешми мөмкин түгел. Ивашкинода үткән җыелышларда гел диярлек мәдәният йортының салкын булуыннан зарландылар.

Ә бүген бинада, күңелләрдә дә җылы. Район башлыгы әйтүенчә, истәлекле вакыйгага, бинаны кабат ачарга җыелдык. Республика Президентына, нефтьчеләргә рәхмәт, бу объектны ремонтлауда, җиһазлауда нык булыштылар.

Бинаның тышкы ягында иске коймаларны яңартасы гына калган.

Ә эчтә – җылы, якты тамаша залы, иркен китапханә, затлы пәрдәләр, салкын һәм кайнар су. Моны бик күп кунаклар үз күзләре белән күреп, сокланып китте. Казаннан кунак – Гали Габдрахманов мәдәният йортына республика Мәдәният министрлыгы исеменнән 100 мең сум акчага сертификат тапшырды. Әлеге средстволар  кулланылган да – материаль-техник базаны ныгытуга, музыкаль аппаратура алуга тотылган.

Бинаны сыйфатлы итеп капиталь ремонтлаган “Төзелеш” оешмасын район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Ивашкино мәдәният йорты китапханәсендә 8189 китап бар, шуларның 1450се –чуваш телендә. Бу авылда 611 кеше яши.

Инде ундүрт ел стажлы мәдәният йорты директоры Ирина Дмитриева да шат бүген, хәзер инде эшне тагын да җанландырырга, түгәрәкләргә күбрәк кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бар. Үзе дә инициативалы, тырыш җитәкче ул.

Бәйрәм уңаеннан, район мәдәният йорты, башка кайбер авыллар үзешчәннәре көче белән, бүген Ивашкинода зур концерт күрсәттеләр. Аны 68 яшьлек Петр Калмыков та карап хозурланды.

-1969 нчы елда бу бина ачылышын яхшы хәтерлим, мин ул чакта монда эшли идем. Еш кына кулга баян да алдым. Бинаны колхоз төзетте, моңа ике ел вакыт кирәкте, - ди ул. –Әле эчке якны карадым, искиткеч, бар да матур, чыдам. Шунысы кызганыч, сәхнәгә чыгарга кыен, өлкәнәйдек.

Көенәсе, борчыласы түгел ветеранга, Ивашкинода сәләтле, сәхнә тотарлык талантлар бик күп.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Күбрәк фото: Ивашкинода мәдәният йорты ачылды 30 фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев