Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән елгасында көймәләрдә йөзәрбез

Район үзәгендә, пляжлы елгада, озакламый көймәләрдә йөзәргә, катамаранда су кичәргә мөмкин булачак. Береговая урамы аша пляжның төньягына төшү юлында аллея ясарга, агачлар утыртырга, бу тирәне яшел зона итәргә планлыйлар. Район җитәкчесе Наил Зарипов шундый идея белән янып йөри. Әйтте икән, аны тормышка ашырачак. Елгага төшү юлын рәтләү, тирә-юньне чисталау буенча...

Район үзәгендә, пляжлы елгада, озакламый көймәләрдә йөзәргә, катамаранда су кичәргә мөмкин булачак.


Береговая урамы аша пляжның төньягына төшү юлында аллея ясарга, агачлар утыртырга, бу тирәне яшел зона итәргә планлыйлар. Район җитәкчесе Наил Зарипов шундый идея белән янып йөри. Әйтте икән, аны тормышка ашырачак. Елгага төшү юлын рәтләү, тирә-юньне чисталау буенча өмәләр башланды да.
Әнә күл буенда бик тиз арада балалар өчен уен мәйданчыгы янында җәйге сцена, кафе ясатып куйды.
Үткән шимбә кичендә биредә курчак театрының тәүге чыгышы булды. Балалар, әти-әниләре белән бергә, район мәдәният йорты каршындагы курчак театрының "Маша белән аю" спектаклен тамаша кылдылар. Төрле рәсемнәр, декорацияләр белән бизәлгән сәхнәгә җырчылар да, нәфис сүз осталары да күтәрелде.
-Монда һәр атнада ниндидер чара үткәреләчәк,- ди бүгенге бәйрәмгә килгән Наил Зарипов.- Тамашачыларга 350-400 урын ясалачак. Ике катлы йортлар белән күл арасында әле тагын агачлар утыртасы иде.
Балалар сәхнәсен эшләүдә, тирә-юньне матурлауда мәдәният бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе коллективлары, район үзәгендәге рәссамнар зур көч куйганнар.
-Яшьләр, балалар өчен бик кирәк иде мондый урын, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.- Биредә һәр атна шимбәсендә тематик чаралар оештырырга дип, җәйге чорга махсус план да төзелде. Авыллардан да коллективлар киләчәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан