Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айгөл Бариева: Улымның тискәре рольдә уйнавын кабул итү бик авыр булды

Күп кенә җырчылардан, артистлардан "балабызның безнең юлдан китүен теләмим" дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Кемнәрдер моны икейөзлеләнү дип тә атарга мөмкин. Әмма, ничек кенә булмасын, һәр кешенең үз фикере, үз теләге... "Кызым белән улым артист һөнәренә кызыкмаса гына ярар иде" дип яшәгән Айгөл Бариева ни өчен фикерен үзгәртергә мәҗбүр...

Күп кенә җырчылардан, артистлардан "балабызның безнең юлдан китүен теләмим" дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Кемнәрдер моны икейөзлеләнү дип тә атарга мөмкин. Әмма, ничек кенә булмасын, һәр кешенең үз фикере, үз теләге... "Кызым белән улым артист һөнәренә кызыкмаса гына ярар иде" дип яшәгән Айгөл Бариева ни өчен фикерен үзгәртергә мәҗбүр булган? Җәһәт әңгәмәбез шул хакта.

- Айгөл, улыгыз Камил спектакльләрдә, киноларда уйный башлаган икән. Аңарда актерлык сәләте булуын күптән сизә идегезме?
- Улыбыз былтыр - унынчы сыйныфта укыган чагында үзе эзләп табып театраль студия-мәктәпкә (Казанда шундый мәктәп бар: "Школа-студия Качаловой" дип атала) язылып кайткан. Дәресләргә йөри башлагач кына безгә хәбәр итте. Дөресен әйтәм, башта мин моңа бер дә шатланмадым, киресенчә, каршы да килдем әле. Чөнки электән үк балаларыбызның артистлык юлын сайлауларын теләми идем. Шуның өчен кечкенә чакларында махсус рәвештә аларны хәтта концерт-театрларга да азрак йөрттем.
Ләкин Камилнең карары нык һәм җитди булган, күрәсең. Чөнки минем каршы килүләремә, үгетләүләремә җавап итеп: "Әни, син минем тугыздан алтыга кадәр офиста утыруымны һәм гомер буе яратмаган эштә эшләп, бәхетсез булуымны, шуның өчен күңелемнән булса да сине гаепләвемне телисеңме?" - диде ул. "Син үзең шул юлдан киткәнсең һәм әти-әниеңнең ярдәменнән башка гына зур уңышларга ирешә алгансың бит әле. Ә нигә миңа ышанмыйсың? Мин булдыра алмам дип уйлыйсыңмы? ... Күңелемә тиде бу сүзләр. Мин улымны ишеттем...
Былтыр мәктәп-студиядә "Евгений Онегин"нан өзек куйган иделәр. Камил төп рольдә уйнады. Шунда аның оста уйнавын күреп, "булдыра икән бит!" дип сөендем һәм ... тынычлана башладым.
- Әле күптән түгел генә аның катнашындагы кинофильмны да карау бәхетенә ирешкәнсез икән...
- Ә кинода төшүе болай башланды... Мәктәпләрендәге бик талантлы егет үзе режиссер һәм оператор булып кыска метражлы фильм төшерергә керешкән. Аларда "камера ярата" дигән термин бар бит. "Синең әйбәт килеп чыга, камера ярата", - дип, Камилне дә чакырган. Шулай улыбыз фильмда төшү белән дә мавыга башлады. Бу мавыгу чиргә әйләнде.
"Хәлимә" фильмына кастинг турында ишеткәч тә, үзе барган, үзе үткән. Анысын да без соңыннан гына белдек. Бу фильмны җәй буе төшерделәр. Улыбыз дүрт атна буе төннәр буе кайтып керми иде - фильмда төшеп, шуның белән илһамланып , янып йөрде. Күрәм - кинога төшәргә ашкынып китә, куанып кайтып керә. Бик теләп эшләде инде. Шуларны күргәч минем дә фикерем үзгәрде. Хәзер киресенчә, без аның бу сайлавын хупларга һәм бары тик булышырга гына тиеш дип уйлыйм. Быел Камил 11 сыйныфта. Икенче елга, планнар үзгәрмәсә, үзе теләгән юнәлешне сайлар дип торабыз. Чөнки, бәхетле булу өчен иң мөһим әйберләрнең берсе гаилә булса, икенчесе - яраткан эшең белән шөгыльләнү ул.
- "Хәлимә" фильмын үзегез карадыгызмы? Улыгызның уйнавыннан канәгать калдыгызмы?
- Карадык, әлбәттә. Бу фильмның Мөселман кинофестивалендә махсус призга ия булуы да бик шатландырды. Тәнкыйтьчеләр дә зур бәя бирделәр. Фильмда төшкән яшүсмерләрнең искиткеч табигый уйнауларына исем китте. Камераны сизмиләр дә, күрмиләр дә диярсең. Әллә нинди зур тәҗрибәләре булмаган япь-яшь балаларны эш барышында шундый күп нәрсәләргә өйрәткән Юлия Захаровага зур рәхмәтләремне белдерәм.
Уйландыра торган көчле фильм булып чыккан ул. Бик зур мәсьәлә күтәрелә. Тематикасы да бик кызык. Тиздән безнең кинотеатрларда чыгарга тиеш. Мин аны бөтен кешегә дә карарга киңәш итәр идем. Бигрәк тә, яшүсмерләргә, укытучыларга. Премьерага туганнарыбыз, дусларыбыз да килгән иде, барысы да уңай фикерләрен җиткерделәр. Фильмны караучы башка тамашачыларның да объектив фикерләрен бик шатланып тыңлар идем. Шәхсән минем өчен улыбызның тискәре рольдә уйнавын кабул итү бик авыр булды. Ләкин, миңа калса, ул тискәре рольне дә бик табигый уйный алды кебек.
- Шатлыгыгызны уртаклашабыз, Айгөл. Тискәре рольме, уңаймы, Камилегез киләчәктә дә сезне матур уйнавы белән сөендерсен һәм барлык өметләрегезне аклап, горурлыгыгыз булып яшәсен иде дигән теләктә калабыз.

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.09.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined