Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әккәрәйдә балалар да татарча яхшы белә

Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесен инде сигезенче ел рәттән уздырдылар. Бу юлы татар булмаган балалар төркемендә генә дә, мәктәпләрдә укучы 82 егет һәм кыз район балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсенә күтәрелеп, татарча сөйләде, татарча җырлады. Чуваш, рус, мордва милләте балаларына чит телне өйрәнү ансат биреләдер дип әйтү дөрес булмас, әмма, теләсәң,...

Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесен инде сигезенче ел рәттән уздырдылар. Бу юлы татар булмаган балалар төркемендә генә дә, мәктәпләрдә укучы 82 егет һәм кыз район балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсенә күтәрелеп, татарча сөйләде, татарча җырлады.

Чуваш, рус, мордва милләте балаларына чит телне өйрәнү ансат биреләдер дип әйтү дөрес булмас, әмма, теләсәң, тырышсаң, максат куйсаң, татар телен үзләштерү - мөмкин эш. Белсәң, үскәч тә зыяны тимәс, татарлар арасында үз кешегә әйләнерсең, хөрмәт яуларсың. Татарстанда татар теле - ике дәүләт теленең берсе дә бит әле.
Бәйгене оештыручылар: "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк "Мин татарча сөйләшәм!"нең былгысын туган районыбызга, аның данлы халкына, гүзәл табигатебезгә багышладылар. Чыгышлар шул тема буенча барды.
-Болай күмәк ярышу яхшы, башка милләт балаларының татар теле белән кызыксынуын көчәйтү өчен мондый чаралар үтемле, кирәк тә, - ди бәйгене үткәрүдә зур көч куйган милләтпәрвар кеше - Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин.
"Мин татарча сөйләшәм!"нең быелгы җиңүчесе - Әккәрәй мәктәбе. Чыгышлары төзек, эчтәлекле, темага туры килә торган иде. Сөйләмнәрендә бернинди акцент сизелми. Ивашкино һәм Шешминка мәктәпләре - икенче, Сосновка, Түбән Кармалка, Күтәмә мәктәпләре өченче урында. Әле, моның өстенә, Сосновкаларның һәрберсе номинацияләрдә дә җиңде.
Җиңүче - Әккәрәй мәктәбе укучыларын Казанга бушлай экскурсия дә көтә - бу аларга тагын бер бүләк.
Билгеле, мәктәпләрдә татар теленең нинди дәрәҗәдә укытылуы, укытучыларның бу эшкә карашы бүгенге ярыштан да күренә.
Бәйгедә, төрле номинацияләрдә җиңгән аерым башкаручыларга, укытучыларга, мәктәпләргә Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Татар балалары бу бәйгедә аерым сыналды, әкият, хикәя дә яздылар. Бу эшләргә җаваплы, иҗади караулары күренеп тора. Алар арасыннан да - җиңүчеләр бүләксез калмады.
"Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесендә аерым номинацияләрдә җиңүчеләр:
Иң яхшы сәнгатьле укучы:
Наталья Круговова (Чирмешән кадет мәктәбе).
Наталья Корнилова (Иске Үтәмеш).
Оксана Плетенкова (Түбән Кармалка).
Евгения Митякина (Иске Котыш).
Иң яхшы җырчы:
Ксения Багряшинская (Шешминка).
Аделя Кириллова (Югары Кармалка).
Светлана Занкина (Иске Котыш).
Валентина Сырукина (Шешминка).
Ника Прокопьева (Сосновка).
Тамашачы симпатиясе:
Анна Иванова (Сосновка).
Катя Яландаева (1нче Чирмешән мәктәбе).
Оригинальлек өчен:
Елена Степченко (Ивашкино).
Дарья Логинкина (Күтәмә).
Светлана Рыжкова (1нче Чирмешән мәктәбе).
Юлия Аютова (Әккәрәй).
Артистлык өчен:
Дарья Митякина (Югары Кармалка).
Николай Тимирясов (Сосновка).
Варвара Тимирясова (Сосновка).
Ариадна Прокопьева (Яңа Элмәле).
Софья Еферова (Әккәрәй).
Дарья Захарова (Иске Элмәле).
Актив катнашкан өчен (укытучылар арасында):
Олег Еферов (Әккәрәй).
Резеда Нигъмәтуллина (2нче Чирмешән мәктәбе).
Светлана Степченко (Ивашкино).
Ольга Коченкова (Шешминка).
Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы мин татарча сөйләшәм Әккәрәй авылы