18 март 2016 яңалыклары
-
Директор кабинетында 15 яшьлек укучыны суйганнар
19 яшьлек егет үзенең 15 яшьлек сөйгәнен суйганнан соң үз-үзенә кул сала. Бу хәл Приморский краеның Находка шәһәрендә була. Егет кызы белән мөнәсәбәтләрен мәктәп территориясендә ачыклый башлагач, полиция чакырталар. Егет кинәттән генә кыз утырган директор кабинетына йөгереп керә дә, аны пычак белән кадап үтерә, аннан соң үз-үзенә кул сала. Әлеге...
-
Сөләйман хәзрәтнең кызы әтисенең ничек югалуы турында сөйләгән
Петровский бистәсенең югалган имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова белән аралаштым. Зөлфия Казан медицина көллиятенең 2 курсында белем ала. Дүрт баласы бар. Хәләл җефете Мөхәммәт белән 16 ел гомер итәләр. - Зөлфия, Сөләйман хәзрәт белән соңгы тапкыр кайчан күрештегез? - Китәр алдыннан бер көн алдан, җомга көнне, 5 февральдә....
-
Биш тиенгә кино караган чаклар бар иде
Бүген күпчелек өйдә йомшак диванга кырын ятып телевизордан фильмнар карарга ярата. Ә бит элек киноларны клубларда шыгрым тулы залларда хисләнеп, башка авылдашларның да кичерешләрен тоеп, зур экранда карый идек. Иң беренче киноларны- тавышсыз һәм аклы - каралы төстәгеләрне мин бала чагымда карадым. 1954нче елны авылга "Таһир - Зөһрә" исемле кино...
-
Әккәрәйдә балалар да татарча яхшы белә
Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесен инде сигезенче ел рәттән уздырдылар. Бу юлы татар булмаган балалар төркемендә генә дә, мәктәпләрдә укучы 82 егет һәм кыз район балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсенә күтәрелеп, татарча сөйләде, татарча җырлады. Чуваш, рус, мордва милләте балаларына чит телне өйрәнү ансат биреләдер дип әйтү дөрес булмас, әмма, теләсәң,...
-
Чирмешәндә референдум булачак
Алдагы якшәмбе көнне районыбыз сайлаучылары үзсалымны кертү мәсьәләсе буенча шушы көнгә билгеләнгән референдумда катнашу өчен сайлау участокларына киләчәкләр. Январь ахыры - февраль башында район авыл җирлекләре Советлары 20 мартка җирле референдумны билгеләү һәм үзсалым суммасын һәм шушы акчага башкарыласы эшләрнең исемлеген күрсәтеп, "2016 елда үзсалымны кертергә сез ризамы?" дигән сорауны...