Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Чегодайда мәдәният йортында берничә көнлек ремонт эше калган

Үзгәртеп корылучы Югары Чегодай мәдәният йортының тирә-юнен генә төзекләндерәсе калган. -Якын көннәрдә коймалар бастырып, ишек төбенә - керү-чыгу юлына брусчатка түшисе, чәчәкләр утыртасы бар, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Инде берничә көн мәдәният йортлары хезмәткәрләре ярдәме белән территориядә туфрак та тараттык. Мәдәният учагының эчке ягы элеккегесе...

Үзгәртеп корылучы Югары Чегодай мәдәният йортының тирә-юнен генә төзекләндерәсе калган.


-Якын көннәрдә коймалар бастырып, ишек төбенә - керү-чыгу юлына брусчатка түшисе, чәчәкләр утыртасы бар, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Инде берничә көн мәдәният йортлары хезмәткәрләре ярдәме белән территориядә туфрак та тараттык.

Мәдәният учагының эчке ягы элеккегесе белән чагыштырырлык та түгел, бар да яңарган: тамаша залы, китапханә җиһазланган, су, канализация ясалган, электр челтәрләре сузылган. Янәшәдәге, шулай ук ремонтланган котельный газ ягып җылыта.

Бинаны үзгәртеп коруга нефтьчеләр 6 миллион сум тирәсе акча биргәннәр. Район да бу яктан нык булыша.

Әлеге Югары Чегодай мәдәният йорты бик тиздән янә үз ишекләрен ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined