Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ышаныч тартмалары“ буш

Республикада ришвәтчелек дигән зәхмәт иң күбе ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында, медицина өлкәсендә, югары уку йортларында, хәрби комиссариатларда, полиция хезмәткәрләре даирәсендә киң таралган дип саный халык. Махсус сораштыруда катнашкан респондентларның быел һәр сигезенчесенең коррупцион хәлләргә юлыккан булуы ачыкланган. Татарстанның социаль - икътисади мониторинг комитеты бу хакта 18 яшьтән өлкәнрәк булган өч мең...

Республикада ришвәтчелек дигән зәхмәт иң күбе ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында, медицина өлкәсендә, югары уку йортларында, хәрби комиссариатларда, полиция хезмәткәрләре даирәсендә киң таралган дип саный халык. Махсус сораштыруда катнашкан респондентларның быел һәр сигезенчесенең коррупцион хәлләргә юлыккан булуы ачыкланган.

Татарстанның социаль - икътисади мониторинг комитеты бу хакта 18 яшьтән өлкәнрәк булган өч мең кешенең фикерен белешкән. Халык ришвәтчелек һәм җирле хакимиятләрнең, чиновникларның дорфалыгы республика һәм муниципаль берәмлекләрнең үсешен тоткарлый, дип исәпли. Бу сәбәбне алар аяк чалучы киртәләрнең 11нче урынына куя. Дөрес, чирмешәнлеләр коррупцияне районның зур проблемасы дип атамаган. Җавап бирүчеләрнең 42,7 проценты соңгы елларда коррупциядәге хәл әлләни үзгәрмәде ди. Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында, Казанда яшәүчеләр бу тискәре күренешнең, киресенчә, арта төшүен әйтә. Сораштыруда катнашкан чирмешәнлеләрнең 11 проценты, узган ел белән чагыштырганда, быел коррупция күренешләре артты дип исәпли. Һаман шул Бөгелмәдә, Казанда андыйлар 44 процент ук.
Сораштыруда катнашкан республика халкының һәр сигезенчесе коррупцион хәлгә юлыкканы бар дидек, шуларның һәр бишенчесе ришвәт бирергә дә әзер. Респондентларның 64,7 проценты быел проблемаларын шушы ысул белән - кемгәдер, нәрсәдер "төртеп" хәл иткән.
Халык хезмәт урынындагы кешене "сатып алу" нияте белән ришвәт бирә икән. Проблеманы законлы хәл итү өчен вакыт һәм мөмкинлек булмауны сәбәп итүчеләр шактый, бөтенесе бирә, шулай тиеш, диючеләр бар.
Вазифаи затка иң еш бирелә торган бүләк - тартмадагы кәнфит, спиртлы эчемлек диләр. Ресторанга чакырып сыйлау да - соңгы вакытта "кул кулны юу"ның бер ешайган төре булып киткән.
Үзләреннән ришвәт таләп итүләре хакында халык күбрәк "ышаныч телефоннары", аноним хатлар аша хәбәр итә. Югары инстанцияләргә интернет аша мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Ни гаҗәп, халык әлеге гозер белән хокук саклау органнарыннан ярдәмне бик сирәк сорый...
-Безнең район үзәгендә куелган "Ышаныч тартмалары", "ышаныч телефоннары" исә инде ничә ел "дәшми",- ди муниципаль район башлыгының коррупциягә көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин.
Сораштыруда катнашкан халык коррупциянең төп сәбәбе итеп түрәләр эшчәнлегенә, аларның керем-чыгымнарына ныклы контроль булмауны атаган. Нинди дә булса мәсьәләләрне вазифаи затка берүзе генә хәл итү иреге бирелү, бюджет сферасында эшләүчеләрнең түбән хезмәт хакы - болар да ришвәтчелеккә уңай йогынты ясый диләр. Белгечләр исә, төрле хезмәтләрдән электрон юл белән файдалану ришвәтчелекне азайтачак дип саный. Кызганыч, безнең районда мондый замана мөмкинлегеннән файдаланучылар башка кайбер районнар белән чагыштырганда азрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X