1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның беренче атналары гына булса да, муниципаль районның административ комиссиясе өй тирәләрен тиешле тәртиптә тотмаган өчен өч чирмешәнлене ике мең сум күләмендә штрафка тартырга да өлгергән.
Гомумән, торак пунктларыбызда кыштан соң ничек чистарынабыз? Бу хакта кайбер авыл җирлекләре башлыкларыннан белештек.
Александр Митякин (Иске...
1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның беренче атналары гына булса да, муниципаль районның административ комиссиясе өй тирәләрен тиешле тәртиптә тотмаган өчен өч чирмешәнлене ике мең сум күләмендә штрафка тартырга да өлгергән.
Гомумән, торак пунктларыбызда кыштан соң ничек чистарынабыз? Бу хакта кайбер авыл җирлекләре башлыкларыннан белештек.
Александр Митякин (Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы): - Иске Котышка керү-чыгу юлы тирәсеннән, үзәктән чүп-чарны җыеп бер әйләндек инде. Аны Мәшгульлек үзәге аша җәмәгать эшләренә дип алынган ике кешебез башкарды. Авыл активы белән күмәк өмәгә дә чыгачакбыз. Көздән 100 төптән күбрәк чыршы утыртып калдырган идек. Хәзер шуларның төпләренә, дым саклансын өчен, ком, пычкы чүбе салырга кирәк. Агач утырту дигәннән, Иске Котыштан бер авылдашыбыз Петр Занькин былтыр Себер урамының бер очына иллеләп төп чыршы, каен утыртып куйды. Рәхмәт аңа.
Өй тирәләрен һәрвакыт тәртиптә тотучы йорт хуҗалары да арта бара. Олы яшьтә булсалар да, Александра Тренькина, Мария Ашаткиналар себерке һәм тырманы кулларына еш алалар. Абыйлы - энеле күршеләр - Петр һәм Николай Занькиннардан да яхшы үрнәк алып була. Быел кышын Иске Котышка керә торган юлның асфальты нык ватылды. Икеайлык кысаларында шуны да үз хисабыбызга тигезләргә уйлыйбыз.
Рәфис Мингулов (Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы):
-Язга чыгу белән, авылда төзелгән махсус комиссия Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Иске Сережкино, Югары Чегодай авылларын йөреп чыкты. Алар, елдагыча, һәр йортка кереп, чисталыкны саклау, янгын куркынычсызлыгы хакында аңлатканнан соң, хуҗалардан җаваплылык турында имзалар куйдырта. Җитешсезлекләр булса инде, кисәтү ясала. Аларны хуҗалар тиз арада бетерергә тиеш.
Коммуналчылар тарафыннан атнага бер авылдан чүп җыеп китүне оештырмакчыбыз. Моның өчен халык коммуналь челтәрләр белән килешү төзергә тиеш була.
Ә беренче өмәне исә узган атна якшәмбесендә оештырдык. Иске Үтәмеш халкы мәчет тирәсен чистартты. Кар астыннан чыккан чүп-чарны һәрбер йортхуҗасы җыештыра бара инде. Бу яктан Иске Сережкино авылыннан Юрий Петровлар, Иске Үтәмештән Сәгыйдулла абый Хәсәншин, Гомәр абый Җиһаншиннар, Урманасты Үтәмештән Фиалка Носкова, Югары Чегодайдан Тәнзил абый Гафуровлар өлгер.
Светлана Ганиева (Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе):
-Администартив комиссия белән берлектә район үзәгендә берничә рейд үткәрдек. Безнең җирлектә төп бәла- урамнарда ташландык, иске машина, тракторлар байтак. Район үзәгендә күп төзелгәнлектән, такта, агач, кирпеч, таш ише төзелеш материалларын урам якта тотучылар шактый. Без аңлыйбыз - өй, абзар җиткергәндә, барысын да ишегалдында урнаштыру кыен. Шунлыктан, төзүче авылдашларыбыз материалларын урам ягында вакытлыча саклап тору өчен бездән рөхсәт язуы алсыннар иде. Әлеге гозер белән килүчеләрнең берсен дә кире борганыбыз юк.
20нче марттан йөк машиналарының хәрәкәтен чикләү хакында карарыбыз юлларны изелүдән саклау өчен эшләнде. Быелгы кыштан соң юллар болай да нык тузган. Хәзер шушы чокыр-чакырларны ямау кирәк. Шунысы яхшы - әлеге максатта бюджетыбызда быел акча чыгымнары күбрәк каралган. Юл дигәннән, якын айларда Беренче Май урамының Гагарин һәм Канаш урамнары арасындагы юл өлешенә вак таш җәячәкбез. Татарстан урамының дәвамы булып, яңа Төньяк микрорайонга да ташлы юл ясау нияте бар. Андагы Тукай урамы да быел шундый юлга тиенәчәк.
Иван Захаров (Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы):
-Безнең авылларда төп проблема - урамда дуңгызлар йөртү. Югыйсә, бу эшнең ярамаганлыгын инде ничәмә еллар сөйлибез. Белгечләр африка чумасы хакында да кисәтә, тыңламаучылардан штраф та түләттеләр, югыйсә. Тик кайберәүләр безне әле һаман "ишетми".
Иртә яздан үз территориябездә яшәүчеләргә санитар-экологик таләпләр турында аңлатып, куллар куйдырабыз. Моны ел да шулай эшлибез.
Халыкка тагын бер үтенечебез бар. Кичләрен алар көтү каршы алырга килсеннәр иде. Маллар кырларга зыян итмәскә тиеш. Без бәләкәй чакларда бу эшне гадәттә балаларга йөклиләр иде.
Авылыбыз урамнарын чиста тотарга мәктәп укучылары да нык ярдәм итә. Кызганыч, нишлисең, кемнеңдер тәрбиясезлеге, ялкаулыгы аркасында, ташландык чүп-чарны балалар җыярга мәҗбүр. Бу - дөрес тугел.
Ә уңган, пөхтә хуҗалар күп бездә. Иске Элмәледән, әйтик, әтиле-уллы Аркадий һәм Николай Селивановларга, Михаил Рябковларга, Яңа Элмәледән Борис Портнов, Сергей Захаровларга безнең дә, тикшерергә килүчеләрнең дә чисталык ягыннан беркайчан да дәгъва булганы юк. Аларны башкаларга үрнәк итеп куябыз.
Зөлфия Әхмәтҗанова (муниципаль район административ комиссиясе җаваплы секретаре):
-Санитар-экологик икеайлык игълан ителүнең беренче көннәреннән үк берничә кешедән торган комиссия белән торак пунктларыбызны тикшерә башладык. Инде "штрафлар телендә дә" сөйләшергә өлгердек. Нәрсәдер төзүче авылдашларыбыз авыл җирлеге советыннан материалларын саклау өчен рөхсәт кәгазе алсыннар иде. Күпчелек шуның белән "яна". Кар астыннан чыккан чүпне җыю да аның хәтле күп көч сорамый: бер-ике көн көрәк, тырма, себерке белән ныграк эшләргә генә. Үз йорт тирәсен чисталыкта тоткан хуҗа белән тикшерүчеләр дә "тәмсезләшми".
Нет комментариев