Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җыелу урыны – клубта

Якты Тауда, инде җиде-сигез ел бардыр, концерт куймаганнар. Шуңа да бүген яше-карты мәдәният учагына тансыклап килүгә гаҗәп-ләнәсе түгел. Биредә күпфункцияле үзәк ачылу бәйрәменә җыелган халыкның җитәкчеләргә ихлас рәхмәте 83 ел тарихлы поселокта быел башка бик күп эшләр башкарылу белән дә бәйле. Бер елда яңа суүткәргечле, төзекләндерелгән чишмәле һәм менә яңа...

Якты Тауда, инде җиде-сигез ел бардыр, концерт куймаганнар. Шуңа да бүген яше-карты мәдәният учагына тансыклап килүгә гаҗәп-ләнәсе түгел.

Биредә күпфункцияле үзәк ачылу бәйрәменә җыелган халыкның җитәкчеләргә ихлас рәхмәте 83 ел тарихлы поселокта быел башка бик күп эшләр башкарылу белән дә бәйле. Бер елда яңа суүткәргечле, төзекләндерелгән чишмәле һәм менә яңа гына мәдәният йортлы, фельдшер-акушерлык пунктлы да булды яктытаулылар.
Яңа мәдәният йорты 100 урынлы. Аны төзүгә республикадан - 7,5 миллион, ә районнан миллион сумга якын акча бирелгән. Үзәктә фельдшер-акушерлык пунктына, китапханәгә дә урын табылган.
- Клуб бик кирәк иде, яшьләребез дистә елга якын Иске Кадига йөреп җәфаландылар,- ди 43 ел стажлы, күбрәк терлекчелектә хезмәт куйган Мөкатдисә апа Лотфуллина. - Без - өлкәннәр дә соңгы вакытта артистлар күрми тилмердек.
Муниципаль район баш- лыгы Наил Зарипов та яңа мәдәният йортын - үзәкне тизрәк төзеп керү өчен монда еш килгән, төзүчеләрне ашыктырган.
- Бүген сездә зур бәйрәм, зур тантана, - диде ул. - Республика җитәкчеләре авыл халкына карашын нык үзгәртте: мәктәпләр, мәдәният йортлары, ФАПлар күп төзелә, ремонтлана. Халык сәламәтлеге турында да кайгырталар. Мин моны еш кабатлыйм - авылда гел кризис. Сезгә гел ярдәм итәсе килеп тора. Барын да эшләп тә бетермибездер, беләбез. Мәдәният йорты бик матур булган. Теләгән кешегә эшне алып барып була монда.
Район җитәкчесе бу мәдәният учагында да төрле түгәрәкләр, чаралар оештырырга өндәде. Бина буш торырга тиеш түгел. Материаль-техник базаны ныгыту өчен дип, Наил Зарипов мәдәният йортына Татарстан Президенты исеменнән 100 мең сум акчага сертификат та тапшырды.
Туган авылындагы бу бәйрәмгә Әмил Кәлимуллин гына кайта алмаган. Түбән Камада нефть эшкәртү тармагында генераль директор ук булып эшләүче якташыбыз алай да күпфункцияле үзәк чыгымнарына, кирәк-яракка 100 мең сум акча җибәргән. Моңа кадәр суүткәргечләрне яңарту хакына да шулкадәр акча белән булышкан. Аның кебек юмарт башка җитәкчеләргә, Иске Кади авыл җирлеге Советына, авыл хуҗалыгы җәмгыятенә, үзәк больница җитәкчелегенә, бүген ачылган үзәкне коруда өлешләре кергән газчыларга, электрчыларга, юлчыларга да рәхмәт сүзләре еш яңгырады.
Яңа Чишмәдән Хәлим Билданов җитәкләүче төзелеш оешмасын да иң матур сүзләр табып мактадылар гына. Нибары биш ай эчендә мәһабәт бина төзеп куй әле син! Эче дә, тышы да тиргәп сүз әйтерлек түгел - нык, матур итеп эшләнгән. Су, электр, газ, канализация - бар да бар. Хәтта эчтә үк бәдрәф тә ясаганнар.
Киләсе, 2014нче елда районның тагын берничә авылында мәдәният йортлары төзелергә мөмкин. Бу исемлектә Казанка, Иске Сережкино һәм Яшәүче авыллары - төп кандидатлар. Планга, программага кайсын сайларлар - моны бик тиздән беләчәкбез.
Иске Кадидан авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе Рәдис Камалов мәдәният йортына төсле телевизор бүләк итте. Иске кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин исә төзүчеләргә бүләкләр әзерләгән.
Байтак яңа җиһаз да урын алган фельдшер-акушерлык пунктын, җыйнак китапханәне дә карап соклангач, барча халык концерт карарга-тамаша залына үтте.
- Яшьләр моңлы хәзер, - дип бәйрәм концертын бик ошаткан Җария апа Кәлимуллина белән килешми булмый, үзешчән артистлар сәхнә тота беләләр. Әнә әле мәктәп укучысы гына Айназ Камаловның клубны яңгыратып, оста, килештереп җырлавын әллә ничә тапкыр алкышлар белән бүлделәр. Киләчәк нәкъ шундый сәләтле балалар кулында.
Идән буяулары кибеп кенә өлгергән сәхнәдә район үзәге һәм Иске Кади, башка кайбер авыллар үзешчәннәре дә җырлады, биеде.
64 йортлы, 138 кеше гомер итүче Якты Тауда бу көнне әле бик озак истә тотарлар. Биредә моңа кадәр булган иске клубта, алар хәзер юк инде, яшьлектә ничек биегәннәре, бии-бии үсүләре турында олы буын әле дә сагынып искә ала. Алай гына да түгел, сериаллар караудан тәмам туйган әби-бабайлар бүген дә клубка килергә ашкынып торалар. Аларга да тере аралашу кирәк. Ә яшьләрнең яңа биналы, үз куышлы булуга ничек сөенүләрен аңлап та, аңлатып та бетерә алмыйбыздыр.
Бу чарадан күбрәк фотоларны "Фотогалерея"да карарга мөмкин.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авыл клублары

2
X