Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр барысын да булдыра

Балалар сәнгать мәктәбенең музыка теориясе укытучысы Елена Фәсхетдинова "Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы - 2012" район конкурсы җиңүчесе дип танылды. Сәнгать мәктәбе укытучылары арасында шундый конкурс үткәрү матур традициягә әйләнде. Инде өченче ел рәттән бу конкурста мәктәпнең яшь укытучылары көч сынашты. Белем бирү учреждениесе педагогымы, сәнгать мәктәбе укытучысымы, ул...

Балалар сәнгать мәктәбенең музыка теориясе укытучысы Елена Фәсхетдинова "Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы - 2012" район конкурсы җиңүчесе дип танылды.


Сәнгать мәктәбе укытучылары арасында шундый конкурс үткәрү матур традициягә әйләнде. Инде өченче ел рәттән бу конкурста мәктәпнең яшь укытучылары көч сынашты.

Белем бирү учреждениесе педагогымы, сәнгать мәктәбе укытучысымы, ул иң элек үз һөнәрен, балаларны яратырга тиеш. Конкурста катнашкан укытучылар: Диана Арютина, Руслан Әхтәмов, Венера Бигеева һәм Елена Фәсхетдиновалар бәйге барышында белемнәрен, эш тәҗрибәләрен, иҗади осталыкларын оста ачып бирделәр.

Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Диана Арютина бу бәйгедә - икенче, вокал-хор сәнгате бүлеге укытучысы Венера Бигеева өченче булдылар. Рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Руслан Әхтәмов " Иң яхшы ир-ат укытучы" дип танылды, ә Елена Фәсхетдинова - төп җиңүче - "Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы-2012".

Конкурсантларга балалар сәнгать мәктәбенең Дипломнары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн Сәнгать мәктәбе укытучылары арасында шундый конкурс