Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгынчыларны автомат та чакыра

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре быел район мәктәпләрен, балалар бакчаларын янгын куркынычсызлыгына тикшереп, җиде вазифаи затны алтышар мең сумга штрафка тартканнар. Тикшерүчеләр мәгариф өлкәсенә караган объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның йөздән артык очрагына тап булган. Болар, нигездә, ут сүндергечләрнең (огнетушительләрнең) куллану срогы чыгу, электрдан автомат сүндергече булмаган озынайткыч үткәргечләрдән (удлинительләрдән) файдалану белән...

Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре быел район мәктәпләрен, балалар бакчаларын янгын куркынычсызлыгына тикшереп, җиде вазифаи затны алтышар мең сумга штрафка тартканнар.


Тикшерүчеләр мәгариф өлкәсенә караган объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның йөздән артык очрагына тап булган. Болар, нигездә, ут сүндергечләрнең (огнетушительләрнең) куллану срогы чыгу, электрдан автомат сүндергече булмаган озынайткыч үткәргечләрдән (удлинительләрдән) файдалану белән бәйле. Кайбер учреждениеләрдә лампаларны алмаштыргач, плафоннарны куярга онытканнар. Ә ул, кагыйдә буенча, булырга тиеш икән.

-Районның барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында янгынга каршы автомат сигнализацияләр куелган. Тик бу гына җитми, - ди район янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин. - Кеше аеруча күп була торган биналарда, шул исәптән мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсе объектларында, янгын куркынычсызлыгын контрольлек итү өчен мониторинг системасы булган сигнализация дә урнаштыру зарур.

Андый җиһаз күп функцияләргә ия, ут чыга калса, я андый куркыныч булса, ул янгын сүндерүчеләрне дә үзе "чакыра" икән. Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында ярты еллап шушы система хезмәт итә икән.

-Безнеке кебек объектларда ул аеруча кирәк. Җиһазның датчикларына сынау рәвешендә төтен җибәреп караган идек - эшли. Ут чыгу куркынычы хакында автомат спутник элемтәсе аша янгын сүндерүчеләргә хәбәр итте, - ди йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин.

Яңа уку елы башланыр алдыннан янгынчылар мәктәп җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы хакында кабат искә төшерә. Электр җиһазларын тагын карап чыгарга, ут сүндергечләрне (огнетушительләрне) тикшерергә кирәк. Биналарга керү-чыгу юллары да тәртиптә булсын диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined