Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яхшы тормыш ачкычы – үзебезнең кулда

18 сентябрьдә илкүләм мөһим вакыйга көтелә - Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү, дип атады. Әлеге команданың бурычы - респуб­лика мәнфәгатьләрен яклау. Бу инде республиканың төрле федераль программаларда катнашуын тәэмин итүне, аларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан акча җәлеп...

18 сентябрьдә илкүләм мөһим вакыйга көтелә - Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү, дип атады.

Әлеге команданың бурычы - респуб­лика мәнфәгатьләрен яклау. Бу инде республиканың төрле федераль программаларда катнашуын тәэмин итүне, аларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан акча җәлеп итүне аңлата.
Республика бик күп параметрлар буенча Россия күләмендә алдынгы позициядә тора. Бүген һәр районда 23тән 30га кадәр программа гамәлгә кертелә, алар нигезендә нәрсәдер төзелә, торгызыла, ремонтлана. Безнең районда да республика программалары кысаларында байтак эш башкарылды.
2012 елдан Татарстанда авыл клублары төзү буенча республика программасы эшли. Ул гамәлгә кергәннән бирле районда клубларны да үз эченә алган күпфункцияле берничә үзәк төзелде, элек төзелгән мәдәният йортлары капиталь ремонтланды.
-Былтыр һәм быел безнең районда гына да Югары Кәминкә, Әккәрәй, Урманасты Үтәмеш, Кармыш, Югары Кәминкә, Шешминка мәдәният йортларында капиталь ремонт үткәрелде. Аларны ремонтлауга 30 миллион сумнан артык акча тотылды. Тагын берничә миллион сумга музыка уен кораллары, сәхнә костюмнары һәм җиһазлар алынды, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Тиздән Яшәүчедә 50 урынга исәпләнгән яңа клуб ачылачак. Республика буенча алсак, йөзләгән мәдәният йорты сафка басты, ремонтланды. Билгеле, моңа тотылган акчаның күп өлеше республика бюджетыннан күчә. Мәдәният учреждениеләрен ремонтлау киләчәктә дә дәвам итсен өчен рес­публикабызның көчле төбәк булып калуы шарт. Дәүләт Думасында вәкилләребез күбрәк булган саен, алар Татарстан өчен дә күбрәк эшли алачак.
Сәламәтлекне саклау өлкәсендә дә программалар кабул ителгән, алар арасында федераль һәм республикаларныкы да бар. Соңгы елларда районда берничә яңа фельдшер-акушерлык пунктлары, узган елны район үзәгендә 6 миллион сумга патолого-анатомия бүлеге файдалануга тапшырылды.
-Республикада халык­ка беренчел медик - санитар хезмәтне камилләштерү буенча зур эш алып барыла, - ди район үзәк больницасы баш врачы Рөстәм Мирзин. - Моның өчен миллионлаган сум акча тотыла. Былтыр районда, Түбән Чегодай авылында инде алтынчы яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Быел тагын шундый бер бина төзүгә рес­публикадан өстәмә акча биреләчәк. Ул Урманасты Үтәмештә булачак. Күтәмә, Яшәүче, Иске Кади, Утыз Имән авылларының ФАПларында капиталь ремонт үткәрелде. Шулай ук Светлогорск поселогындагы пунктны ремонтлау турында карар кабул ителде. Ремонтланган ФАПларны яңа мебель һәм җиһазлар белән тәэмин итү дә каралган.
Тагын бер программа - "Авыл врачы" ("Земский доктор") авыл хуҗалыгы районнарын белгечләр белән тәэмин итүгә юнәлде­релгән. Аның кы­са­ларында район больницалары кадрлар проб­-
лемасын уңай хәл итә алдылар. Мондый тәҗрибә безнең респуб­ликада гына бар. Башкаларга җиткерү -
депутатларның бу­-
рычы.
Республикада өлкән­нәрнең тормышын, яшәү шартларын яхшы як­ка үзгәртү буенча бик күп чаралар башкарыла. Икътисади кризиска карамастан, пенсия күләме дә артып тора.
- Районда 5950 пенсионер исәпләнә, шуларның 4737се картлык буенча иминиятләү пенсиясе ала. Аларның пенсия­ләренең уртача күләме - 11 мең 388 сум, - ди Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гый­мранова. - Без аена 71 миллион сум пенсия таратабыз, ел буена чирмешәнлеләргә 771 миллион сум пенсия күчерелә, ә узган елны мәҗбүри пенсия иминиятенә нибары 141 миллион сум кертем җыелды. Димәк, без, нигездә, хөкүмәт исәбенә яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сайлаулар Республика Президенты