15 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Яхшы тормыш ачкычы – үзебезнең кулда
18 сентябрьдә илкүләм мөһим вакыйга көтелә - Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү, дип атады. Әлеге команданың бурычы - республика мәнфәгатьләрен яклау. Бу инде республиканың төрле федераль программаларда катнашуын тәэмин итүне, аларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан акча җәлеп...
-
Чирмешәндә контейнерлар тулып таша
Техническая урамындагы ике катлы, күпфатирлы безнең йорт янындагы контейнерлар соңгы вакытта гел тулып ташкан була. Сәбәбе шул: контейнерга һәм аның янәшәсенә күршедәге Тынычлык, башка урамнардан да төзелеш материаллары калдыклары, бәрәңге һәм помидор сабагына хәтле китереп бушаталар. Бу хәлгә аптырап кайда гына мөрәҗәгать итсәк тә, файда юк. Контейнерлар теләсә-нәрсә өчен түгел...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Кафе - кибет төзелә Чирмешәндә, автостанциядән өстәрәк, элеккеге Сельхозтехника базасы каршындарак урында, юл кырыенда кафе төзеләчәк, шунда ук кибет тә булачак. Әлеге объектның хуҗасы - шәхси эшкуар Равил Гыйрфанов. Бердә-дүрт, дүрттә-бер 39 йортлы, 80 кеше гомер итүче Яшәүче авылы мәктәбенең беренче сыйныфына быел дүрт бала укырга кергән. Хәзер биредә барлыгы...
-
Чирмешән мәчетендә корбан ашлары уздырыла
Чирмешән җәмигъ мәчетендә гает намазына 300дән артык кеше җыелды. Аларның һәммәсе дә Аллаһы тәгаләне зурлап тәкбирләр әйтте. Шушы мәчетнең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов халыкка вәгазь һәм догалар укыды. Чирмешән мәчетендә бу көннәрдә якташларыбыз корбан ашлары уздыра. Инде унике көнгә заказлар бар да.
-
Тирес өчен дә штраф түләргә туры киләчәк
Район хуҗалыкларына терлекчелек фермаларын, биналарын 1 октябрьгә кадәр тирестән арындыру, территорияләрне тәртипкә китерү бурычы куелды. Югыйсә, зур штрафлар салулары бар. Чисталыкны хәтта күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да тикшермәкчеләр. Тирес сулары елгаларга агып төшмәскә, тирә-юньгә начар ис таратмаска тиеш. Анда мал-туар чуммасын. Җыештырылмаган тирес - төрле авырулар оясы да....