Вәгазьне дә төрләндерү кирәк
Әгәр хуҗалар-җитәкчеләр дин йортына килмиләр, халык белән дорфа, борын күтәреп, эре-тере сөйләшәләр икән, бу һич нормаль хәл түгел, болай ярамый. Без бер-беребезне аңларга, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Район җитәкчесе Наил Зарипов Чирмешән мәчетенә килеп, имамнар, мөслимәләр, мәктәп балалары белән шәхсән очрашкач, алар арасында үзенә теләктәшләрнең күп булуына сөенде. - Сез...
Әгәр хуҗалар-җитәкчеләр дин йортына килмиләр, халык белән дорфа, борын күтәреп, эре-тере сөйләшәләр икән, бу һич нормаль хәл түгел, болай ярамый. Без бер-беребезне аңларга, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиеш.
Район җитәкчесе Наил Зарипов Чирмешән мәчетенә килеп, имамнар, мөслимәләр, мәктәп балалары белән шәхсән очрашкач, алар арасында үзенә теләктәшләрнең күп булуына сөенде.
- Сез зур эш эшлисез. Халык белән эшләү бик авыр. Шуңа күрә барыгызга да зур рәхмәт, - диде ул, бүгенге чарада катнашучыларга. - Хуҗалар сезнең белән аңлашып, киңәшеп эшләргә тиеш.
Наил Зарипов фикеренчә, вәгазьләрне дә төрләндерү, халыкка аңлаешлы, гади итеп җиткерә белү зарур. Балаларны әти-әниләрен олыларга өйрәтәсе иде.
Бик күп бәлаләрнең башы - эчүлектә, тәрбиясезлектә. Аннан соң тотрыклы хәлне болгатырга, дин ягыннан халыкны ялгыш юлга кертергә теләүчеләр бар.
Андыйларны бездән ераккарак озату мәслихәт.
Район җитәкчесе киләчәккә карап, кайберәүләрне эш стилен үзгәртеп, бердәм команда булып эшләргә, бердәмлеккә, иманлылыкка өндәде.
Очрашуда катнашучыларның да муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенә сораулары, үтенечләре бар иде. Әйтик, районда законсыз аракы сатучылар шактый, алар билгеле кешеләр. Әмма нык итеп кулларына сугучы юк. Тиздән уразага керәбез, шуңа күрә, Керкәледән Шәүкәт Хәйруллин бу мәсьәләдә котгыйрак чаралар күрергә өндәде. Авыл җирлекләре халык белән тыгызрак, максатчанрак эшләргә, киңәш-табыш итәргә бурычлы.
Чирмешәннән Гомәр Шарапов Амур ягында фельдшер-акушерлык пункты төзү кирәклеген әйтте. Ветераннар советына, аның рәисенә дә, урыннардагы ветераннар янына барып йөрү, кайвакыт күчтәнәч - бүләк алу, транспорт чыгымнары өчен акча бүленсә яхшы булыр иде.
Яшьләргә яңа эш урыннары булдыру, ниндидер шөгыль табу юлларын эзлисе иде.
Солтан Хәлиуллин Чирмешән мәчетенә имам булып килгән яшь хәзрәт Хәбир Хановның район үзәгендә дини тормышны нык активлаштыруын белдереп, аңа хезмәт хакы түләүдә район җитәкчелеге дә мөмкинлек таба алмасмы, дип сорады.
Халык һәм район җитәкчелеге, кайбер мәчетләр ярдәме белән, Чирмешәндәге мәчеткә янкорма корыла. Аның нигезе бар да. Эшне дәвам итү өчен тагын акча кирәк. Чумачкада агачтан мәчет төзүдә дә булышлык сорала.
Мәктәпләрдә укучы мөселман балаларын тукландыру да хәләл ит, хәләл ризыклар куллану да җайга салынырга тиеш. Бу хакта Кара Чишмә авылы имамы Рөстәм Вәлиев фикерләре белән район җитәкчесе дә килеште.
Лашман мәчетендә үз көчләре белән мәдрәсә ясалган. Аны җиһазлауда иганәчеләр ярдәменә өметләнәләр. Мәчет имамы Гариф Гатин Наил Зариповка шушы гозерен ирештерде.
Озакламый, август азакларында, егерме бишләп мөселман баласы "Кояшлы" ял лагерында бер атнага ялга киләчәк. Мәчет картларына бу яңалык та хуш килде. Гомумән, яшь буынны тәрбияләүдә мәчет күп эшли ала. Малайларга һәм кызларга дини тәрбия бирүдә әбиләр һәм бабайларның тормыш тәҗрибәсен җиткерү һич артык түгел.
Район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин үз чыгышында соңгы елларда мәчетләребездә дини укуларның активлашуын, яшьләр арасында Аллаһыга табынып яшәргә омтылучыларның күбәюен билгеләп узды.
Чирмешән мәчетендә булган бу очрашуда катнашкан, чыгыш ясаган һәркем район җитәкчесенә яңа эшендә уңышлар, саулык теләде, бүген ачыктан-ачык сөйләшүнең кирәклеген ассызыклады.
- Киләчәктә Наил Зарипов православие дине вәкилләре һәм руханилар белән дә очрашып сөйләшмәкче, - ди муниципаль район җитәкчесе киңәшчесе Әмир Могыйзов.
Кадыйр Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев