Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ветераннарга фатир ачкычлары тапшырдылар

Өлкәннәр көнендә район үзәгендә күптән көтелгән тантана булды - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына төзелгән күпквартиралы йортның фатир ачкычларын хуҗаларына тапшырдылар. Кызганыч, Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны көннән-көн кими. Фатир алучылар арасында бер фронтовик та юк иде. Торак аларның тол калган хатыннарына...

Өлкәннәр көнендә район үзәгендә күптән көтелгән тантана булды - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына төзелгән күпквартиралы йортның фатир ачкычларын хуҗаларына тапшырдылар.


Кызганыч, Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны көннән-көн кими. Фатир алучылар арасында бер фронтовик та юк иде. Торак аларның тол калган хатыннарына бирелде. Моңа кадәр Чирмешән, Шешминка, Югары Кармалка, Әмир, Ивашкино, Утыз Имән, Иске Элмәле, Керкәле, Якты Тау, Иске Сережкино авылларында нык таушалган, тузган өйләрендә гомер иткән унбиш әби Юлчылар урамындагы йортта яшәячәк. Монда бөтен уңайлыклар бар.

- Сез мондый торакны күптән, ирләрегез исән вакытта алырга тиеш идегез, - диде йортны ачу тантанасында район башлыгы Наил Зарипов. - Бөек Җиңүдә сезнең ирләрегезнең дә өлеше зур, рәхмәт.

2012 елда беренче нигез ташы куелган йорт нәкъ бер елдан соң кулланылышка тапшырылды. Аның төзелешенә һәр фатир өчен 1 миллион 60 мең сум акча күчерелгән, ә тышкы якта газ, су, канализация челтәрләре сузу һәм ишегалларын төзекләндерүгә җирле бюджеттан 1 миллион 500 мең сум акча тотылган. Йортны Яңа Чишмәдән килгән төзелеш оешмасы күтәрде. Объектны кулланылышка тапшыруда районыбыз газчыларының, электр челтәрләре эшчеләренең, коммуналчыларның һәм юлчыларның да өлеше бар.

- Бу шатлыкларны иремнең бик күрәсе килә иде, кызганыч, насыйп булмады, ике ел элек гүр иясе булды, - дип күз яшьләрен сөртте Әмирдән Наҗия Галимова. - Зур рәхмәт хөкүмәтебезгә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга субсидия бирелә башлаганнан бирле, 214 райондашыбыз яңа тораклы булган. Тагын 17 ветеран исәптә тора, аларның гаризалары тикшерелә.

Гомерләре буе район электр элемтәсендә эшләгән өч ахирәт - Анна Терентьева, Антонина Ромина, Анна Островскаялар да бүген яңа фатир ачкычлары алдылар.

- Безгә башка шәһәрләрдә торак кирәкми, үзебезнең Чирмешәнебездә яшисебез килә. Рәхмәт дәүләтебезгә. Картайган көнебездә булса да, бөтен уңайлыклары булган өйдә яшәү насыйп булды, - дип шатлыклары белән уртаклашып, җыр сузды өч дус.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә яңа йорт