Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уразадан соң – Сабан туе

Быел Ураза гаете көнне, 19 августта, районда беренче тапкыр мөселман Сабан туе оештырылды. Көн җиләсрәк булуга карамастан, Чирмешән стадионында үткән бәйрәмгә район авылларыннан гына түгел, ә күрше районнардан, шәһәрләрдән дә кайтучылар, килүчеләр күп иде. Алдан ук әйтеп кую урынлы булыр, Сабан туе бик әйбәт узды. Бәйрәмне район мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт...

Быел Ураза гаете көнне, 19 августта, районда беренче тапкыр мөселман Сабан туе оештырылды.


Көн җиләсрәк булуга карамастан, Чирмешән стадионында үткән бәйрәмгә район авылларыннан гына түгел, ә күрше районнардан, шәһәрләрдән дә кайтучылар, килүчеләр күп иде.

Алдан ук әйтеп кую урынлы булыр, Сабан туе бик әйбәт узды.

Бәйрәмне район мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин ачып җибәрде. "Бүген бик зур бәйрәм - Ураза гаете.

Аллага шөкер, Рамазан аенда мәчетләребез буш тормады. Авылларда авыз ачтыру мәҗлесләре күп булды, мәчетләрдә дә ифтар ашлары уздырдылар. Соңгы вакытта яшьләрнең дә дингә нык тартылуы сөендерә", - диде ул үзенең котлау сүзендә.

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин гает уңаеннан чирмешәнлеләргә һәм килгән кунакларга котлау сүзләрен җиткерде. Безнең районда төрле милләт халкы дус, тату гомер кичерә. Киләчәктә дә тыныч, бер-беребезне аңлап, матур яшәргә насыйп булсын", - диде район җитәкчесе.

Бәйрәмгә килүчеләр Ютазы мөхтәсибе, Уруссу бистәсе имам-хатыйбы - Фәнис мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин вәгазен дә игътибар белән тыңладылар.

... Гадәти Сабан туеннан аермалы буларак, бүген милли уеннарны ике мәйданчыкта үткәрделәр. Берсендә ир-егетләр көч сынашса, икенчесендә хатын-кызлар ярышты. Бәйгеләрдә бала-чага, олылар да катнашырга атлыгып кына торалар.

Гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу кебек ярышлар ир-егетләр арасында гына үткәрелде. Беренчесендә Урманасты Үтәмештән Марат Урузбаевка тиңнәр булмады, ул герне 100 тапкыр күтәрде. Ә кул көрәштерүдә Түбән Кәминкә егете Рәзиф Гыйрфанов беренче булды. Мәхалләләр арасында оештырылган аркан тартышу бәйгесендә Кара Чишмә авылы вәкилләре беренче урынны яуладылар. Туймәт һәм Югары Чегодай командалары - икенче һәм өченче урыннарда.

Сулы чиләкләр белән йөгерергә теләүчеләр дә күп җыелды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар да бу төр бәйгедә үзләренең җитезлеген тикшереп карый алды.

"Бу ярышта күптән катнашырга хыялланып йөри идем. Зур Сабантуй вакытында мәйданга чыгарга батырчылык итмәдем, ә менә бүген аерым кечкенә мәйданчык та булгач, ниһаять, үземне сынап карадым",- диде бу бәйгедә катнашкан бер танышым.

Гомүмән, бәйрәмдә ярышлар күп булды. Җиңүчеләргә, хәтта кайбер катнашучыларга да бүләкләрне мулдан тараттылар. Билгеле, моңа аеруча балалар сөенде.

Лашамн, Бәркәтә, Керкәле мәчетләре каршында дин дәресләренә йөрүче балалар бүген бөтен халык каршында Коръән сүрәләре, аятьләр укыдылар, азан әйттеләр. Бигрәк тә Керкәледән килгән 9 яшьлек Илсур Хәйруллинның моңлы тавышы белән азан әйтүе күңелләргә хуш килде.

"Ул кечкенәдән үк дингә тартылды. Әтисе белән мәчеткә йөри, намаз укый, уразаны да тотты",- ди Илсурның әнисе Фәнүзә ханым.

Көрәшчеләр арасында чит кешеләр юк, барысы да үзебезнекеләр, спорт сөючеләргә яхшы таныш пәһлеваннар.

Көч сынашу озак бармады, иң зур бүләкне - тәкәне Рәмил Бәдретдинов (Чирмешән) алды. Әле күптән түгел генә армиядән кайткан Илзәр Закиров (Чирмешән) - икенче, Түбән Кәминкәдән Разиф Гыйрфанов - өченче.

Стадионда узган Сабантуйга килүчеләрне зур казанда пешкән пылау һәм башка, берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән дә сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин һәм тормыш