Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Умарта кортлары нилектән һәлак булган?

Безнең районда 4 мең умарта гаиләсе бар дип санала, әмма чынлыкта алар бераз азрак. Чөнки, умартачылар сүзе буенча, бал кортларының бер өлеше кышны чыга алмаган. -Моның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Умарта кортлары һәм аларның личинкалары еш кына умарта гаиләсенең эшчәнлеген бозуга, ә кайчакта һәлак булуына китерә торган төрле авыруларга дучар....

Безнең районда 4 мең умарта гаиләсе бар дип санала, әмма чынлыкта алар бераз азрак. Чөнки, умартачылар сүзе буенча, бал кортларының бер өлеше кышны чыга алмаган.

-Моның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Умарта кортлары һәм аларның личинкалары еш кына умарта гаиләсенең эшчәнлеген бозуга, ә кайчакта һәлак булуына китерә торган төрле авыруларга дучар. Алар кышлаудан ук хәлсезләнеп, күп санлы үле кортлар белән чыга. Яз көне акрын үрчеп, аз үрчем китерә. Умарта гаиләсендә нозематоз дигән авыру еш очрый. Аңа каршы тиешле чара күрелмәсә, умарта гаиләсе бөтенләй һәлак була. Еш кына умартага төрле паразит һәм умарта корты ерткычлары да зур зарар китерә. Әйтик, варроатоз чирен варао талпаны китереп чыгара. Кортларның сүлпән эшләвен сизсәгез яисә куышларда черек личинка күренә башласа, район үзәгендәге ветлабораториягә мөрәҗәгать итәргә һәм белгечләр белән киңәшеп чаралар күрергә кирәк,- ди районның умартачылык буенча инспекторы Рәсыйх Шәфыйков. - Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, умарта кортларына нефтьчеләрнең эшчәнлеге дә тискәре йогынты ясый. Кортлар күкерт исен яратмыйлар. Тәҗрибәле умартачылар әйтүенчә, умарталарның үз - үзләрен тотышы күкерт исе тәэсирендә нык үзгәрә, алар бәйләнчеккә әйләнә, ярсыйлар.
Яз көне һава шартларының тотрыксызлыгы, төнге салкыннар, көндезге эсселлек умарталарга начар йогынты ясый. Билгеле, умартачы табигать белән идарә итә алмый, тик менә кортларның тормышын яхшырту, аларны сәламәт саклау өчен бик тырышырга. Көннәр җылыткач, умарта гаиләләрен җентекләп карап чыгу сорала. Хәлсезләнгән умарта кортларына ярдәм күрсәтергә: рамнарны, барысы да кортлар сарылырлык итеп, азайталар, аларны көчле семья умарталарыннан алынган, үскән корт уыллы яисә яшь умарталары булган, рамнар хисабына көчәйтәләр. Шушы ук чорда анасыз семьяларга запас корт аналы нуклеуслар куялар, ояларны өстен һәм ян-якларыннан яхшылап җылыталар.
Ай барышында, беренче тапкыр тирәләп очканнан соң, кышлап чыккан карт умарта кортлары акрынлап үлә бара, аларның урынын яшь кортлар ала. Умартада шартлар яхшы булганда корт анасы апрель ахырында тәүлеккә 500-800 йомырка сала. Чама белән өч атнадан алардан яшь кортлар чыга. Шуңа күрә умартачылар яз көне үз вакытында, корт семьяларының үсүенә карап, умарталардагы ояларны киңәйтәләр, ясалма кәрәзле һәм коры кәрәзле (яңа кәрәз) рам аскуймалары (магазиннар) ясыйлар, һәр умартаны кортлар капламаган кәрәзле 3-4 буш рам белән тәэмин итәләр. Ул рамнарга умарта кортлары бал һәм бал икмәге сала. Аларны шуннан соң алалар һәм складта саклыйлар, ә киләсе елда умарта кортларын өстәмә тукландыру өчен умарта ояларына чыгарып куялар.
Умарта кортлары хуҗаларын белмиләр, ә үз-үзләрен тотуларында инстинктка гына буйсыналар. Аларны суган, сарымсак, бензин, керосин, одеколон, хушбуй, кан, тир (бигрәк тә ат тире) исләре, хәтта җилләтелмәгән өс киемнәре дә бик нык ярсыта. Умарта кортлары эләгеп чәбәләнмәсен һәм ачулары чыкмасын өчен өс-баш киеме ворслы (йонлы) булмаска тиеш. Кортларның усал булу-булмауларына карамастан, ачык төстәге комбинезон кию яхшы булыр. Тәҗрибәле һәм эшне белүче умартачыларның бал кортлары гадәттә һәрвакыт тыныч була.
-Минем умарталар яхшы кышладылар, барысы да исән, - ди Чирмешәндә яшәүче Җәгъфәр Кәримов.- Язгы эшләрне дә башкардым. Хәзер инде кортларны урманга күчерәсе калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бал кортлары