22 апрель 2016 яңалыклары
-
Чирмешән юлларында чокырлар кими
"Татнефтедор"ның район участогы район үзәгендәге урам юлларын ремонтлый башлады. Бакча урамында инде чокырлар ямалган да. Моңа кадәр Беренче Май, Шешминская урамнары юллары бераз рәтләнде. Бу эш башка урамнарда да башкарылачак. Кызганыч, үзәк юлларның ватылып беткән күпчелек өлеше зур ремонт көтә.
-
Әккәрәйдә ачлык корбаннарын искә алмакчылар
Ачлык корбаннары хөрмәтенә Әккәрәйдә 10 ел элек ачылган мемориал янында быел янә бер чара оештырмакчылар. -Әлеге, искә алу чарасын, халык белән килешеп, 12 июльдә, Питрау көнне үткәрергә җыенабыз, - ди авылда хөрмәтле ветеран Федор Ильич Трофимов. - Аңа кадәр, средстволар табып, мемориалны - туганнар каберлеген ремонтларга да исәп бар. Әккәрәйлеләрнең...
-
Чирмешәндә гала-концерт (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Чирмешән музеенда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеен туган як тарихы музеенда да билгеләп үттеләр. "Тукай безнең күңелләрдә" исемле күргәзмә янында, әдип турында истәлекләр, әсәрләренә багышлап эшләнгән экспонатлар, балалар рәсемнәре урын алган залда язучының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Әлеге чарада Утыз Имән мәктәбе укучылары, "Ландыш", "Чишмәкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар...
-
Умарта кортлары нилектән һәлак булган?
Безнең районда 4 мең умарта гаиләсе бар дип санала, әмма чынлыкта алар бераз азрак. Чөнки, умартачылар сүзе буенча, бал кортларының бер өлеше кышны чыга алмаган. -Моның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Умарта кортлары һәм аларның личинкалары еш кына умарта гаиләсенең эшчәнлеген бозуга, ә кайчакта һәлак булуына китерә торган төрле авыруларга дучар....