Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Училище ябылмаячак

"Сезнең райондагы һөнәри училищены япмаска тырышачакбыз, әмма киләчәктә уку-укыту процессын яңача оештырырга туры киләчәк. Узган атнада районга эш визиты белән республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин шулай дип белдерде. Айрат Радинович 106нчы һөнәр училищесында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында, мәшгульлек үзәгендә булды. Училище бинасының берничә ел элек төзелә...

"Сезнең райондагы һөнәри училищены япмаска тырышачакбыз, әмма киләчәктә уку-укыту процессын яңача оештырырга туры киләчәк.


Узган атнада районга эш визиты белән республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин шулай дип белдерде.

Айрат Радинович 106нчы һөнәр училищесында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында, мәшгульлек үзәгендә булды. Училище бинасының берничә ел элек төзелә башлаган янкормасында уку кабинетлары, остаханәләр урнашкан. Әмма монда төзү эшләре генә һаман төгәлләнмәгән.

"Республикада 100гә якын училище бар, киләчәктә аларның яртысыннан артыгы ябылачак,- диде министр училище коллективы белән узган очрашуда. - Сезнең училищены ничек булса да саклап калырга тырышырбыз.

Дөрес, эшчәнлекне башкача оештырырга туры килер. Ремонт эшләрен төгәлләргә дә ярдәм кулы сузарга мөмкинлек табарбыз".

А. Шәфигуллин училищеның яшь белгечләре - Ирек Нуретдинов һәм Петр Елистратовка бүләкләр - суыткычлар тапшырды. Аларга училище йорт төзи икән.

Министр өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында капиталь ремонт барышы һәм "Каршылыксыз мохит" программасының ничек тормышка ашырылуы белән дә танышты. Биредә яшәүчеләр белән әңгәмә корды, аларның яшәү шартлары белән кызыксынды.

Мәшгульлек үзәгенә көн саен дистәләгән кеше килә. Алар арасында мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар.

Әмма үзәк бинасы инвалидлар кереп-чыгып йөрү өчен яраклашмаган, биредә пандуслар да юк. Айрат Шәфигуллин бу уңайдан шулай ук үз фикерен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined райондагы һөнәри училище