Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туймәт уңганнарын бүләкләгәннәр

"Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Туймәт бүлекчәсеннән берьюлы дүрт хезмәткәр ел ахырында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар. Җәйләрен озак еллар бөртек комбайнында эшләүче Марат Мортазин, апалы-сеңелле терлекчеләр - бозау каручы Люция Сәүбанова, сыер савучы Лилия Кәримова һәм шулай ук сыер савучы Тәгъзимә Тукаева Казан бүләкләренә бик лаек уңганнар, диләр...

"Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Туймәт бүлекчәсеннән берьюлы дүрт хезмәткәр ел ахырында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар.


Җәйләрен озак еллар бөртек комбайнында эшләүче Марат Мортазин, апалы-сеңелле терлекчеләр - бозау каручы Люция Сәүбанова, сыер савучы Лилия Кәримова һәм шулай ук сыер савучы Тәгъзимә Тукаева Казан бүләкләренә бик лаек уңганнар, диләр Туймәттә.

-Алар - хуҗалыкның таянычы, озак еллар авыр эш башкаручы авылдашларыбыз. Грамотага өстәп, без аларга күп булмаса да, бераз акчалата премия дә бирә алдык,- ди бүлекчә җитәкчесе Мигъдәт Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X