Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тулай торакта проблемалар да уртак

Чирмешәннең Совет урамындагы тулай торак бик күп кешегә яхшы таныш. Кемдер үзе, кемнеңдер туганы кайчандыр шунда яшәгән. Бүген күпчелек бу йортка игътибар итмәскә тырыша. Янәшәсеннән борын җыерып кына үтеп китәбез. Ә бит монда кешеләр яши. Һәм алар үзләренең проблемалары белән кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмиләр. - Без тулай торакта 1995нче...

Чирмешәннең Совет урамындагы тулай торак бик күп кешегә яхшы таныш. Кемдер үзе, кемнеңдер туганы кайчандыр шунда яшәгән.

Бүген күпчелек бу йортка игътибар итмәскә тырыша. Янәшәсеннән борын җыерып кына үтеп китәбез. Ә бит монда кешеләр яши. Һәм алар үзләренең проблемалары белән кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмиләр.
- Без тулай торакта 1995нче елдан бирле яшибез,- ди Лариса Шарова. - Балаларымны шунда үстердем. Инде оныкларым бар. Ә монда бернәрсә дә үзгәрмәде. Безнең "общагада" вакыт туктап калды бугай. Дөрес, йортны тышладылар, әмма эченә кереп караучы булмады. Ремонт турында сүз кузгаткан идек, "Акча юк, коммуналь хезмәтләр өчен бурычларыгыз күп", диделәр. Мин үзем ай саен түләп барам. Бернинди шартлар булмаса да. Урамдагы бәдрәф ишелгән, суны колонкадан ташыйбыз, калдыкларны чиләк белән түгәбез. Ай саен 1 мең 200 сумга якын акча түлим бит.
Лариса Ивановнаның һәм монда яшәүче башка якташларыбызның да җирле хакимияткә үпкәләре зур. Әйтәсе сүзләре дә күп җыелган, ләкин тыңларга теләүчеләр генә юк.
- Март аенда тулай торакта, кисәтү дә ясамыйча, утны кистеләр, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. - Ул вакытта суыткычларда күпме азык-төлек бозылганы турында бүген сөйләүнең мәгънәсе дә юк, әмма балалар да бар бит, алар турында уйларга кирәк. Безгә беркем дә бернинди дә мәгълүмат бирми.
Әлеге мәсьәлә уңаеннан без муниципаль район башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Муса Вилдановка мөрәҗәгать иттек.
- Тулай торакны үзгәртеп кору проекты әзер. Биредә бер һәм ике бүлмәле 18 квартира ясау каралган,- ди Муса Габдулхак улы. - Бу йортны дәүләт торак фондына күчерү турында да сүз бара. Шулай булса, биредә ремонт үткәрү өчен республика акча бирәчәк. Ремонт эшләре кайчан башланачак - төгәл әйтә алмыйм.
Тулай торакта яшәүчеләрнең башка сорауларына да конкрет җавап юк: ремонт вакытында аларны кайда урнаштырачаклар, квартираларны ничек бирәчәчкләр....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined тулай торак проблемалар