Татар теле кемгә комачаулый
Республикада кайберәүләр мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы өндәү белән шөгыльләнәләр, болай да зәгыйфь телебезне тагын да кысрыкларга маташалар. Кирәкме соң безгә татар теле? Сорашуыбыз шул хакта. Җәмилә Мотыйгуллина, район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты: - Рус телле балаларга татар телен укытуга каршы мөрәҗәгать белән нигездә шәһәр халкы чыга....
Республикада кайберәүләр мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы өндәү белән шөгыльләнәләр, болай да зәгыйфь телебезне тагын да кысрыкларга маташалар. Кирәкме соң безгә татар теле? Сорашуыбыз шул хакта.
Җәмилә Мотыйгуллина, район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты: - Рус телле балаларга татар телен укытуга каршы мөрәҗәгать белән нигездә шәһәр халкы чыга. Бездә беркайчан да бу уңайдан дәгъва белдерүче булмады. Аннан соң бит, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге мәсьәлә уңаеннан бик яхшы аңлатма да бирде. Конституция нигезендә, Татарстан Республикасында дәүләт теле сыйфатында рус теле белән беррәтән татар теле дә билгеләнде һәм закон буенча татар телен мәктәпләрдә дәүләт теле буларак өйрәнү каралган. Минемчә, икенче тел белү әле беркайчан да, беркемгә дә комачауламады. Кызганычка каршы, бүген кайбер татарлар да мәктәпләрдә туган тел өйрәнүгә каршы чыгалар. Үз телебезгә, милләтебезгә үзебез аяк чалабыз. Менә шунысы аяныч. Сүз уңаеннан, быел Чирмешән лицеенда 1нче класс балалары татар телендә белем алачак. Элек "татар" дип саналган класслар да рус телендә укысалар, бу сыйныф өчен барлык китаплар да татар телендә кайтты.
Әлфия Гыйләҗева, "Каенкай" балалар бакчасы мөдире, Чирмешән :- Мондый сорауны мәгънәсезлек дип саныйм. Ничек инде татар теле кирәкмәсен?! Бакчага төрле милләт балалары йөри. Татар телен уен формасында өйрәтәбез. Балалар бик тиз отып ала. Ата - аналар да моны аңлый,рәхмәтләрен белдерәләр. Бер елны бакчага килгән бер рус малае: "Нәрсәгә миңа кирәк татар теле?"- дигән иде. Озак та вакыт үтмәде: "Татар телен белгәч бик тә яхшы икән, башкаларның нәрсә сөйләгәннәрен аңлап торам", -диде. Шул хакыйкатьне хәтта сабый бала да аңлады.
Лилия Хөснуллина, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе:- Билгеле, кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, болай уйлаучылар аз. Минемчә, туган телгә мәхәббәт бала чактан ук тәрбияләнергә тиеш. Димәк, моның өчен әти - әни җаваплы. Бала туган телен белергә, милләте белән горурланырга тиеш. Безнең мәдәният йортында Үзбәкстаннан кайткан бер хатын - кыз эшли. Алар өйдә балалары белән үзбәкчә сөйләшәләр. "Алар бит Үзбәкстанда туганнар, туган телләрен белсеннәр, онытмассыннар, ә рус, татар телен алар барыбер өйрәнәләр," - ди ул.
Наталья Яманова, Ивашкино урта мәктәбенең татар теле укытучысы:- Мин 15 ел туган мәктәбемдә татар телен укытам. Узган дәвердә бер ата - ананың да "Нәрсәгә кирәк безгә татар теле", - дигәне булмады. Укучылар да татар телен бик теләп өйрәнәләр. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында да, ярый әле татар телен яхшы өйрәндек, тормышыбызда кирәкте диючеләр булды. Гомумән, телләр белү - ул бит кешенең үзе өчен яхшы. Бер телне өйрәнсәң, башкаларны үзләштерү дә җиңеллерәк була.
Алсинә Әхмәтвәлиева, "Чишмәкәй" балалар бакчасы мөдире, Чирмешән:- Безнең балалар бакчасы рәсми төстә татар бакчасы дип йөртелсә дә, рус, чуваш балалары да тәрбияләнә. Элек әрмән балалары да бар иде. Кайбер ата- аналар татар телен яхшырак өйрәнсеннәр дип, балаларын махсус безнең бакчага китерәләр. Бер елны бакчага әрмән балалары йөреде, тик алар бик теләп татар телен өйрәнделәр. Ничә еллар узды, шул балаларның әнисе күргән саен, әллә каян исәнләшеп, татар телен өйрәткән өчен рәхмәтләрен әйтә.
Светлана Еферова, Әккәрәй мәктәбе укытучысы:- Кечкенә чагымда һәр җәйне Аксубай районында әбием авылында уздыра идем. Шул авылда төрле милләт кешеләре: татарлар, чувашлар, руслар бик дус, бердәм булып яшиләр. Без, төрле милләт балалары, шунда аралашып, уйнап үстек. Татар телен дә шунда өйрәндем. Мәктәптә татар телен укытырга тәкъдим иткәч, рәхәтләнеп ризалаштым. Бездә әти - әниләр дә, укучылар да шуны аңлыйлар: Татарстанда яшәгәч, татар телен белергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев