Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суганны кая куярбыз?

Кайчандыр безнең район суган үстерүчеләр белән дан тоткан. Заманында халык әлеге яшелчәдән зур уңыш алып, матди хәлен яхшырткан. Соңгы елларда гына бу ачы яшелчәне күпләп үстерүчеләр бик аз. Чөнки уңышны урнаштыру проблемага әверелде, аннан соң инде бәясе дә юнь. Быел исә авылларда суган үстерүчеләр күп. Уңышка өметләнерлек, кирәк чакта явым-төшемнәр,...

Кайчандыр безнең район суган үстерүчеләр белән дан тоткан. Заманында халык әлеге яшелчәдән зур уңыш алып, матди хәлен яхшырткан. Соңгы елларда гына бу ачы яшелчәне күпләп үстерүчеләр бик аз. Чөнки уңышны урнаштыру проблемага әверелде, аннан соң инде бәясе дә юнь.

Быел исә авылларда суган үстерүчеләр күп. Уңышка өметләнерлек, кирәк чакта явым-төшемнәр, җылы да булды. Алдагы сүз - бүген суганны урнаштыру - сату хакында уйланабыз.
-Яз көне үк аларның күбесе белән өч яклы (хәзерләүләр конторасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, суган үстерүче) килешү төзелде,- ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Хәзерләүләр конторасы халык үстергән яшелчәне җыярга, авыл хуҗалыгы идарәсе аны урнаштыру юлларын табарга тиеш. Бәяләргә килгәндә, хак узган елныкыннан да түбән булмас дибез.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов әйтүенчә, суганны урнаштыру мәсьәләсе буенча эш алып барыла. Идарә әлеге продукцияне отышлы бәядән сату юлларын һәм сатып алучыларны эзли.
-Чирмешән суганына гел сорау бар. Шундый очраклар да булгалый, шәһәр базарларында читтән кертелгән суганны "Чирмешәннеке" дип тә саталар,- ди райпо директоры Әбүзәр Мортазин. - Суганны көз көне шәһәрләрдә оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә алып барабыз, башка районнарга, башка төбәкләргә дә хәбәр бирәбез. Килеп җыялар. Дөрес, бәяләре югары түгел. Ә быелгысын әлегә әйтү кыен, суганны ала башлагач кына аның бәясе билгеле була.
-50гә якын кеше белән 240 тонна суганга килешүләр төзелде,- ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев.- Безнең Югары Кәминкә, Керкәле авылларында элек тә бу яшелчәне тонналап сатучылар күп иде, хәзер дә андый гаиләләр бар. Әйтик, Фирдәүс Мәслахова, Зөһрә Мифтахова, Фаһирә Ибраһимова, Наилә Әхмәтвәлиева шундыйлардан.
-Суган үстерү белән күптәннән шөгыльләнәбез,- ди Фирдәүс Мәслахова. - Узган елны 3 тоннага якын уңыш җыеп саттык. Быел да шулкадәр булырга охшаган. Бәясе арзанрак шул. Әмма ярап куя - иш янына куш. Суганны урнаштырмыйча калганыбыз юк. Ике ел рәттән Түбән Камага һәм Кама Аланына озаттык.
Кара Чишмәдә яшәүче Дания Шәфыйкованы да тәҗрибәле суганчы дип була.
-Суганны электән үк күп үстерә идек. Тонналап сатабыз. Өйдән үк килеп алалар,- ди Дания.
Ә менә Лашманда яшәүче Зөлхиҗа Шәйхетдинова соңгы елларда орлык суганы үстереп сату белән шөгыльләнә.
-Эре суганның бәясе юк, урнаштырырга да авыр. Ә орлык суганын тиз алып бетерәләр. Нигездә, белгән кешеләр сатып ала, - ди хуҗабикә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан