Сүнмәс йолдыз
Нәсел җебе Лашманга бәйле күренекле язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, татар халкының мәшһүр улы Гаяз Исхакыйга багышлап, нәкъ Лашманда зур кичә оештырылды. Исхакыйның үзе һәм иҗаты тупланган, булачак унбиш томының бишенче томын да тәкъдим иттеләр бу чарада, шул китап буенча район укучылары һәм укытучылары арасында уздырылган бәйгегә йомгак та ясадылар. Гаяз...
Нәсел җебе Лашманга бәйле күренекле язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, татар халкының мәшһүр улы Гаяз Исхакыйга багышлап, нәкъ Лашманда зур кичә оештырылды.
Исхакыйның үзе һәм иҗаты тупланган, булачак унбиш томының бишенче томын да тәкъдим иттеләр бу чарада, шул китап буенча район укучылары һәм укытучылары арасында уздырылган бәйгегә йомгак та ясадылар.
Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән бәйрәмнең тагын бер истәлекле үзенчәлеге шунда- мәктәпкә җыелган күпсанлы кунаклар әдипнең аудиотасмага яздырылган тере тавышын тыңладылар. Тәүге тапкыр. Ул 1932нче елда Германиядә яздырылган нибары дүрт минутлык чыгыш. Бераз мишәр акценты белән, анда Гаяз Исхакый халкыбыз, бай табигатебез турында мактау сүзләре әйткән.
Исхакый иҗатын өйрәнүне яңа баскычка күтәрешкән галимә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Исхакый премиясе иясе Лена Гайнанова бүгенге чарада әдип хакында бик тәэсирләнеп тә, бик эчтәлекле итеп тә чыгыш ясады.
"Без Гаяз Исхакыйның иҗатыннан шактый хәбәрдар, әмма аның үзе хакында һаман бик аз беләбез, - диде Лена ханым. - Ул гомеренең 35 елын чит илләрдә яши, кечкенә генә пенсия алып, кысан бүлмәләрдә яши. Әмма һәрвакыт милләтебез мәнфәгатьләрен кайгырта, аның киләчәге өчен борчыла, гасырлар буе актуальлеген югалтмаслык, үлемсез әсәрләр яза.
Безнең илдә Исхакыйны телгә алырга да ярамаган, хәтта туганнарын да эзәрлекләгәннәр. Аның кабере Төркиядә. Ул илдә дә, төрки дөньяда да Исхакый бик хөрмәтле, еш телгә алынучы кеше.
Гаяз Исхакый 1878нче елда Чистай районының Яуширмә авылында туа. Октябрь революциясен кабул итә алмыйча, чит илгә китә. Ленинга да, Сталинга да симпатия белдерми. Гомере буе татарларның үз дәүләтчелеген булдыру хыялы белән яши, мөһаҗирлектә туган җирен сагынып тилмерә. Аның кызы Сәгадәт тә Төркиядә яши. Кызганыч, ул да вафат инде.
Сүз уңаенда, Лена Гайнанованы, Гаяз Исхакыйны танытуга керткән өлешен дә искә алып, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
"Лена апага бик зур рәхмәт, әдипнең иҗаты буенча даими эзләнүләре сокландыра. Элек Гаяз Исхакый турында бөтенләй диярлек белмәсәк, хәзер инде, шөкер, аның әсәрләре дәреслекләрдә дә бар. Бүген аны искә алуыбыз - олы вакыйга", - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, бүләкне тапшырганда. Ул тагын бер якташыбыз - "Чаян" журналының җаваплы сәркатибе Минвәгыйз Зайнетдиновка да Рәхмәт хаты ирештерде. Аның да Исхакый иҗатын пропагандалауда өлеше бәһасез.
Сүз ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакировка бирелде. Бәйрәмдә гади катнашучы түгел - Гаяз Исхакыйга кардәш тә тиешле кеше.
"Мин, Төркиядә булганда, мәрхүмнең каберен зыярәт кылып, чәчәкләр дә куйдым. Ул илдә тумаса да, төркиләр аны үзләренеке саныйлар, кабер өсте гел чиста тора,- диде ул. - Без андый шәхесләрне, тарихыбызны белергә тиеш, тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Авылларыбызның үткәнен дә активрак өйрәнергә кирәк".
М. Шакиров Гаяз Исхакый исемендәге премия булдыру, фонд оештыру тәкъдиме белән дә чыкты, бу эштә үзе дә матди яктан булышачагын әйтте. Моңа кадәр ул Исхакыйның бишенче томын чыгаруга зур өлеш керткән.
Бишенче том дигәннән, бу китап буенча районда бәйге дә үтте. Алда исеме телгә алынган Лена Гайнанова конкрет сораулар әзерләде, укучылар һәм укытучылар җаваплар табарга тиеш иде. Бәйгедә алтмышлап кеше катнашкан, барысының да диярлек эшләре югары сыйфатлы. Лашман һәм Чирмешәннең беренче мәктәпләре, Чирмешән лицее әсәрләрне аеруча зур игътибар биреп укыганнар. Яхшы укымасаң сорауларга җавап бирү мөмкин түгел. Кармыш, Иске Кади, Кара Чишмә, Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Чирмешән кадетлар мәктәпләрен дә мактап уздылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм Гаяз Исхакыйның югарыда телгә алынган бишенче томы - китаплар бүләк ителде.
Лашман мәктәбе укучысы Рания Газыймҗанова барысын да уздырган, әдипкә багышлап дистәләгән куплетлы шигырь язган. Аны һәм ялгышмыйча яттан укыды Рания. Эчтәлекле, милләтебез язмышы, туган телебез хакында фәлсәфи уйлануларга корылган бу шигырь әле тагын укылыр, йөрәкләрне айкап узар.
Кичәдә Лашман мәктәбе укытучылары һәм укучылары Исхакыйның "Алдым-бирдем" пьесасы буенча әзерләнгән спектакльдән өзек уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Чирмешәннән дә байтак артист килде. Күренеп тора, сәхнәгә чыгарга нык әзерләнгәннәр.
Ничә еллар онытып торган өчен, кичер безне, кичер, Исхакый! Лашман мәктәбендә узган ошбу чара әдипкә дога булып барсын, рухларын сөендерсен!
Бу кичәдән күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев