Шешминкада су алырга чишмәгә баручыны еш күрергә мөмкин. Шифалы чишмә суына кызыкканнан түгел , ә авылда су булмаганлыктан чишмә сукмагын таптыйлар монда.
Авылда яңа суүткәргеч төзү узган елны ук планлаштырылган булган. Бу юнәлештә эш башланган да. Проектантлар да килгән. Барысы да акчага барып терәлгән. Шешминка авылына яңа су челтәрләресузу өчен...
Шешминкада су алырга чишмәгә баручыны еш күрергә мөмкин. Шифалы чишмә суына кызыкканнан түгел , ә авылда су булмаганлыктан чишмә сукмагын таптыйлар монда.
Авылда яңа суүткәргеч төзү узган елны ук планлаштырылган булган. Бу юнәлештә эш башланган да. Проектантлар да килгән. Барысы да акчага барып терәлгән. Шешминка авылына яңа су челтәрләресузу өчен проект - смета документлары гына 1 миллион 200 мең сумга төшәчәк. Бу акча халыктан җыелырга тиеш. Авылда бүген нибары 190 йортта гына кеше яши. Байтак хуҗалар, сусызлыктан интегеп, скважиналар бораулатканнар. Быел гына да 15 хуҗалык йортларында кое казыткан. Әмма моны да һәр кеше булдыра алмый, аңа да шактый акча кирәк.
Су кертүгә халыктан җыелучы үзсалым акчасын да тотмакчылар. Республика өстәгән очракта да , йорт саен җыелган 500 сум акча әлеге проблеманы хәл итәргә җитми, шуның өстенә ул акчаны да түләргә теләмәүчеләр бар.
Дөрес, әлегә кадәр авылда су узган гасырның 70нче елларында сузылган торбалар аша ике су башнясыннан килеп торган. Ләкин торбалар шактый искергән. Киләчәктә, гомумән, сафтан чыгарга мөмкин. Аннан соң, ул су өчен дә түләргә кирәк бит. Шешминкаларның бу яктан да проблема килеп чыккан. Бурычлары өчен бер башняны "сүндергәннәр". Хәзер инде авылның бер өлеше сусыз утыра. Авыл җирлеге советында әйтүенчә, суүткәргеч системасы коммуналь хуҗалыкка күчкәч, авыл халкы су өчен 30 мең сум акча түләргә тиеш, ә биредә нибары 5 мең сум гына җыела. Димәк, бурыч күләме арта бара.
Бүген авыл халкы әлеге хәлдән чыгу юлын күрми, бу проблеманы чишүдә хөкүмәт ярдәменә өметләнәләр.
Нет комментариев