22 июль 2016 яңалыклары
-
Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев авариягә юлыккан
Россия ЭММның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Илгиз Алмакаев Казанда больницада дәвалана. Бәхетсезлек Аксубай районында булган - Илгиз Алмакаев идарә итүче җиңел машина юлга килеп чыккан атка бәрелә, йөртүче җәрәхәтләр ала. И.Алмакаев инде терелеп килә. Якташыбызның - өч бала әтисенең тизрәк савыгуын һәм янәдән эшкә керешүен телибез. Бүген Россия ЭЭМның...
-
Сәйдә абыстай Аппакова: «Көндез җиңә алмасаң, төнлә җиң иреңне»
Татарстанда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аерылышучыларның саны җиде процентка арткан. Гаилә таркалуның сәбәбен һәркем үзенчә аңлата, әлбәттә. Кемдер фатир юклыкка, кемдер акча җитмәүгә, кемдер холыклар туры килмәүгә сылтый. Ә менә танылган абыстай Сәйдә Аппакова моны яшьләрнең тормышка яраклашмавыннан күрә. - Мин һәрчак элеккеге тәрбия белән хәзергесен чагыштырам. Кая...
-
Шешминкага - су, суга акча җитми
Шешминкада су алырга чишмәгә баручыны еш күрергә мөмкин. Шифалы чишмә суына кызыкканнан түгел , ә авылда су булмаганлыктан чишмә сукмагын таптыйлар монда. Авылда яңа суүткәргеч төзү узган елны ук планлаштырылган булган. Бу юнәлештә эш башланган да. Проектантлар да килгән. Барысы да акчага барып терәлгән. Шешминка авылына яңа су челтәрләресузу өчен...
-
Күтәмәдә уҗым бодае бик уңган
"Күтәмә АГРОфирмасы"нда уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 42 центнер уңыш җыялар. Биредә бу культура 800 гектар мәйданны били. "Авангард"та да уңыш яхшы, "Сөлчә"дә дә шул ук уҗым бодае чыгышы сөенерлек. Уракта тулаем "Чирмешән АГРО" башкаларга үрнәк күрсәтә. Хуҗалыкта барлык мәйданның 9 процент өлешеннән, 263 гектардан уңыш җыелган да. Уҗым бодаеннан...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Агроном трактор сыный Ивашкино авылында Петр Андреев бакчасында үстергән кабак, чөгендерләрне, башка кирәк-ярак йөкне үзе җыйган мини-тракторы белән ташый. Авыл "кулибины" кечкенә техникасын сука тагып та сынаган. Киләчәктә бәрәңгене дә шуның белән чәчеп карамакчы. Кыскасы, тракторны камилләштерәсе бар икән әле останың. Эштән бераз бушагач инде анысы. "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында...
-
Чирмешән кызы Алинә Юринага медаль тапшырдылар
2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Алинә Юринаның бердәм дәүләт имтиханнарында һәр фәннән баллары 75тән дә ким булмаган. Шуның өчен аны республиканың "Укудагы аерым уңышлары өчен" медале белән бүләкләделәр. Алинәнең аттестатында да гел "бишле" билгеләре генә. Мәктәпне медальгә тәмамлады. Сәләтле кыз әлеге яхшы билгеләренең "чын" булуын имтиханнарда да дәлилли алган: рус...