Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шешминка авыл җирлегендә чираттагы референдумга әзерләнәләр

Инде илле еллык Шешминка авыл мәдәният йортын электр ярдәмендә җылытуга былтыр 363 мең сум акча тотылган. Казаннар газ ягып эшләтелсә, бу чыгымнар бермә-бер кимиячәк тә бит. Әлегә кадәр моңа һаман средство табылмаган. Быел, ниһаять, бина эчендәге җылыту торбаларын яңартачаклар. Челтәр газы исә котельныйга китерелгән дә. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бу...

Инде илле еллык Шешминка авыл мәдәният йортын электр ярдәмендә җылытуга былтыр 363 мең сум акча тотылган. Казаннар газ ягып эшләтелсә, бу чыгымнар бермә-бер кимиячәк тә бит. Әлегә кадәр моңа һаман средство табылмаган.

Быел, ниһаять, бина эчендәге җылыту торбаларын яңартачаклар. Челтәр газы исә котельныйга китерелгән дә. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин бу эшне башкаруда район ярдәменә ышандырды. Биредә узган халык җыенында ул мәктәпне ремонтлау мәсьәләсен дә өйрәнәчәген әйтте. Җир белән дә яхшырак эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгындагы хәл, гомумән, районның яңа җитәкчесен нык борчый.
-Безгә уртак тел табып, бер-беребезне аңлап хезмәт куярга кирәк,- диде ул.
Шешминкадагы җыенда суүткәргечләрне яңарту зарурлыгы хакында җитди сөйләшү булды. Бу яктан авыл халкы үзе инициатива күрсәтергә тиеш. Килешү юлы табылды - референдум үткәреп, халыктан, һәр кешедән (18 яшьтән олылардан) 500әр сум күләмендә үзсалым акчасы җыярга килештеләр. Моңа, җыелган суммага, республика тагын дүрт тапкыр күбрәк акча өстәячәк. Программага кергәч, су челтәрләрен яңартуда да булышырлар, дип өметләнеп була. Дөрес, башта бу эшне башкарырга проект ясатырга, аңа экспертиза үткәрергә кирәк. Ә ул бик чыгымлы. Үзсалым акчасы менә шуңа да тотылыр.
Авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов отчетыннан күренгәнчә, Андреевкада клубның электр һәм җылылык челтәрләре ремонт сорый, урам юлларын шомартасы бар. Әлеге авылга илтүче юл җимерек хәлдә. Санитар чисталыкка битарафлар да җитәрлек. Соңгы вакытта җирлектә шәхси хуҗалыклардан сөт җыюга игътибар кимегән төсле.
Шешминка авыл җирлегендәге 182 йортта 498 кеше яши. Былтыр 6 бала туган. Мәктәптә укучылар 35 кенә.
Шешминкадагы 1200 гектар пай җирләрендә яңа хуҗа - "Татагролизинг" килү авыл хуҗалыгындагы вәзгыятьне яхшыртуга бер адым. 2014 елда ярыйсы гына уңыш үстергәннәр, пайчыларга да өлеш чыгарганнар. Андреевкада яңа җәмгыять оешкан.
Халык җыенында районның күпчелек оешмаларыннан да вәкилләр катнашты. Пенсия бирү өлкәсендәге яңалыклар, социаль тәэминат, торак төзүдә дәүләт ярдәме, законлылык торышы хакында аңлатмалар бирелде.
Районда 5984 пенсионер яши. Аларга былтыр 730 миллион сум акча түләгәннәр. Шуның 134 миллион сумы гына үзебездә җыелган, калганын "өстән" алганбыз.
Агымдагы елның 1 февраленнән һәм 1 апрельдән пенсияләр кабат индексацияләнәчәк, арта.
Җыеннан сөт сатуда иң яхшы эшләүче Надежда Макаровага, казлар үстереп танылган Иван Самойловка, үз техникасы белән барына да булышучы Геннадий Петряковка бүләкләр бирделәр. Алар - башкаларга үрнәк.
Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә узган бер елда бөтен төр мал саны күбәйгән икән. Биредә 120 баш мөгезле эре терлек, 282 сарык, 310 йорт куяны, 252 дуңгыз, 61 кәҗә асрыйлар. 465 умарта оясы бар.
Җирлектәге өч авылда нибары өч бала туган. 502 кешенең 172се - пенсионерлар. Яшьләр авылда төпләнми. Яңа йорт җиткерүчеләр юк. Болары - уйланырга этәрүче күрсәткечләр.
Лагерка мәктәбенең, балалар бакчасының тәрәзәләрен яңартасы, урам юлларын рәтлисе иде, диләр. Бу авылда суның катылыгы нормадагыдан күпкә югары. Чишмәләрне матурларга да акча кирәк.
Лагерка эчендәге тузган күперне үзсалым акчасына капиталь ремонтларга килештеләр. Мордва Афонькәсендә үләт базы булдыруга да средстволарны шуннан бүләргә телиләр. Инде тизрәк янә референдум үткәреп, акча җыярга дигән тәкъдимгә каршы килүчеләр берничә генә иде.
Авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев былтыр тупланган үзсалым акчасын, республиканыкы белән бергә ул 129 мең сум булган, Мордва Афонькәсендәге зиратка яңа өйчек ясауга, Лагеркада вакытлыча каты көнкүреш калдыклары саклау полигонын төзекләндерүгә кулланачакларын белдерде.
Җирләрнең хуҗасы бар. Лагеркада Вячеслав Моляков җитәкләүче җәмгыять 2324 гектар җирдән файдалана. Былтыр 2319 тонна бөртек җыйганнар. Керемнең 1 миллион сумлабы хезмәт хакына тотылган. Һәр пайчыга икешәр центнер арпа биргәннәр. Җәмгыять ел буена 246 дуңгыз саткан, ана дуңгызлар, яңа техника да алганнар. Инде сөтчелек белән шөгыльләнә башларга исәплиләр.
Мордва Афонькәсендә җирләрнең зур өлеше инвесторларда икән.
Лагерка мәдәният йортында узган җыенда да район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин сорауларга җавап бирде, бүген яңгыраган мәсьәләләргә үз фикерен белдерде.
Монда да үз алдынгыларын бүләкләр белән сөендерделәр. Икешәр, дүртәр тонна сөт тапшырган Олег Миронов, Таисия Петрова, Вячеслав Агеев, Мария Петрякова кебекләр олылауга бик лаек.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка Мордва Афонькәсе авылында клуб